Иң зәвыклы бакча
Сарман авылында яшәүче Альбина Яруллиналарның бакчаларында нинди генә чәчәкләр юк. Капкадан килеп керүгә, спирея агачлары, эхинацея, астильба каршы ала. Бераз түргә үтү белән, серле күлгә килеп чыгасың. Як-ягын төрле-төрле кошлар әйләндереп алган бу могҗизалы почмак петуниялар арасында тагын да гүзәлрәк күренә. Кыргый суган, ирис (3 сорты бар) кыяклары камыш төсмере...