“Яшәү” сүзен дәвам итәсез
Сарман халкы - эшчән, уңган-булган халык. Мондый кешеләр белән җитәкчелек итү, аларга тормыш өчен кирәкле гамәлләргә юл күрсәтү өчен үзеңнең дә талантлы, акыллы, зирәк сәясәтче, һәр өлкәдән хәбәрдар булуың кирәк.
Аллага шөкер, Сарман халкы бу яктан уңды. Район башлыгы булып торган шәхесләр турында минем күңелдә матур тәэсирләр, хатирәләр генә саклана....