Сарман чаңгычылары – беренче
3-4 нче октябрь көннәрендә Җәлил поселогының чаңгы базасында чаңгы-роллерларда узышу һәм кросс буенча республика беренчелеге үткәрелде. Анда Казан, Яр Чаллы, Зеленодольск шәһәрләре, Ютазы, Саба, Актаныш, Тәтеш һәм башка районнардан 16 команда катнашты.
Безнең поселокта бишенче тапкыр үткәрелгән бу ярышларда халыкара класслы спорт, спорт мастерлары, спорт мастерлыгына кандидатлар, разрядлы чаңгычылар 3,...