Иң зәвыклы бакча кемдә?
Сарман авылында яшәүче Рәйханә апа Шамилова да - чәчәкләргә, гөлләргә гашыйк. Шуның өстенә, аның бакчасы чәчәкләр патшалыгы гына түгел, анда төрле "җәнлекләр", "кошлар"ны да очратырга мөмкин. Тормыш иптәше Әнвәр абый, улы Айрат, килене Риана да Рәйханә апага ярдәм итәләр.