Мин “Сарман”ны алам кулыма
Хат ташучым вак адымнар белән
Көн дә килә капка турына.
Тәмле исен борыныма төртеп,
Мин "Сарман"ны алам кулыма.
Шәригатьнең бер кануны микән,
Йотылып укыйм аны башыннан.
Кулларымнан тартып ала-ала,
Иярәләр бар да артымнан.
Кемнәр исән, кемнәр юк икән лә,
Сабыйлары чая, шук икән.
Кайсылары нык ярдәмгә мохтаҗ,
Ә кемнәрдер артык...