20 декабрь 2017 яңалыклары
-
Татарстан Президенты Путинга проблемалы банклар мәсьәләсен хәл итү турында сөйләде
Татарстан Республикасы Россия Президентының "май указлары"н тулысынча үти, дип билгеләп үтте Миңнеханов. (Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Россия Президенты Владимир Путинга алданган өлешчеләр һәм проблемалы банклар хезмәтләреннән кулланучылар проблемаларын хәл итү турында сөйләде. Очрашу Мәскәү Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте. Татарстан Президенты республика ярдәм...
-
Мәктәп музее - мәдәният йортында
Мортамак мәдәният йортында авыл тарихы музее эшли башлады. Анда 3000ләп экспонат тупланган. Музейны оештыруда Руфия Егорова башлап йөри. Аннан соң бу эшне укытучы Фәнүзә Салихова дәвам итә. Экспонатлар туплауда авыл халкының тырышлыгы зур булды, ди ул.
-
Эшмәкәрләрне киңәшмәдә көтәләр
Эшмәкәрләрне киңәшмәдә көтәләр 21 декабрьдә 13.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында эшмәкәрләр өчен контроль-касса аппаратларын куллануның яңа тәртипләренә багышланган киңәшмә була. Аны Түбән Кама 11нче районара салым инспекциясе белгечләре үткәрә фото:https://pixabay.com/ru/photos/
-
Райондашлар,сак йөрегез! Казанда зур авария. Зыян күрүчеләр бар [+ФОТО]
Казанның Ибраһимов проспектында пассажир автобусы баганага килеп бәрелгән. Ямашев һәм Ибраһимов проспектлары кисешкән урында, бассейннан ерак түгел һәлакәткә очраган автобуста дистәдән артык кеше зыян күргән. Әле һаман да хастаханәгә мөрәҗәгать итүләр дәвам итә. Вакыйганың сәбәпләрен тикшерү бара. фото: https://kazanfirst.ru/
-
"Түгәрәк уен" журналының чираттагы санында Сарман музее эшчәнлеген яктырткан мәкалә басылды
https://vk.com/club76664579
-
“Светводканал” җәмгыяте яңа бинага күченде
Җиңү бәйрәменә әзерләнеп йөргән көннәрдә бу оешмада булырга туры килде. Ул чакта яңа корылма салыначак урынга казыклар беркетелеп, чистарту эшләре башланган иде. Шул нигездә мәһабәт бина калкып чыкты. Бүген җәмгыять офисын ачу тантанасы узды. Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. - Халыкка хезмәт итсен, эшләрегез уңышлы барсын. Афәрин, булдырасыз,...
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучылары - Рузаль белән Реналь
Сарман районының Җәлил бистәсеннән Газизянов Рузаль белән Реналь .
-
Ләшәү-Тамак мәктәбе укучылары барлык тырышлыкларын куеп яңа ел бәйрәмен каршыларга әзерләнәләр
Ләшәү-Тамак мәктәбе укучылары барлык тырышлыкларын куеп яңа ел бәйрәмен каршыларга әзерләнәләр. Алар, укытучылар белән берлектә, мәктәп каршына кардан сыннар ясадылар. Кыш бабай, кар кызы, чыршы һәм эт (2018 ел символы) барлык кешеләргә яңа ел бәйрәме рухы өстәде. Статья һәм фотоның авторы Шайдуллина Гөлназ Ришат кызы
-
Хәерле иртәләр, сарманлылар! Яңа көчләр белән балаларыбыз укырга, ә без инде эшкә барыйк! Барыгызга уңышлы көннәр насыйп булсын!
Хәерле имин иртәләр, уңышлы көннәр булсын, дуслар барыгызга да! фотоны https://vk.com/id424591183 алдык