20 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Сарман халкы нәрсә сөйли?
Рәшит Гафаров: - Мин Яхшыбай авылында яшим. Уздырылган чараларда катнашырга, гармун уйнап, авылдашларны сөендерергә тырышам. Гомумән, күмәкләшеп башкарган эшләрне яратам. Әле менә күптән түгел генә авылдашлар белән бергәләп зиратның будкасын яңарттык. Аның түбәсеннән яңгыр үтә иде, чөнки бик искергән. Авылыбыз бик кечкенә, шуңа күрә төзекләндерү эшләрен үзебез генә башкарып чыга...
-
Сарманлылар әҗәтләрен түлиләрме?
Бүгенге көндә районның күпкатлы йортларында яшәүче халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 28 миллион сумга якын әҗәте бар. Аның 8 миллион 380 мең сумнан артыгы буенча суд аша эзләп алу турында карар чыгарылган. Бу исә - әлеге сумма суд приставлары тарафыннан мәҗбүри эзләнеп алыначак, дигән сүз. Бу хакта 16 ноябрьдә Җәлил поселогында...
-
Җиңүчебез Фәнүзә Фәрхетдиновага билетлар тапшырылды
Исегезгә төшерәбез: Фәнүзә Фәрхетдинова "Шапито" циркына ике билет откан иде, ә бүген ул аны редакциябездән килеп алды. Киләчәктә дә безнең уздырачак конкурсларыбызда катнашырга, яңа җиңүләр яуларга теләп калабыз.
-
Сарман укучыларына һөнәри юнәлеш бирелде
Бүген, 20 ноябрь көнне,Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, ярдәм күрсәтү максатыннан Сарман гимназиясендә 9, 10, 11 нче класс укучылары өчен очрашу оештырды. Анда министрлык, Казан ветеринария академиясе, авыл хуҗалыгы университеты, "Агрокөч" төркеме вәкилләре һәм башкалар катнаштылар. Алар укучыларга авыл хуҗалыгы белгечлекләре, белгечләргә күрсәтелә...
-
Дүрт кешелек гаилә газга агуланып үлгән
Ир белән хатын, аларның 14 яшьлек кызлары һәм 9 яшьлек уллары үз фатирларында үлгән килеш табылган. Тулада булган хәл турында башкаларга гыйбрәт булсын өчен хәбәр итәбез. Гаиләнең үлеменә китергән төп сәбәп буларак газга агулану карала. Беренчел фаразлар буенча, бүлмәгә газ колонканың төзексез булуы аркасында таралырга мөмкин. Гаилә әгъзалары берничә көн...
-
Сарманлылар, тормышны үзебез матурлыйбыз
Безнең замана кешеләре соры, күңелсез тормыштан зарланырга ярата. Элек рәхәтрәк, тормыш яхшырак иде, дип уйлый. Хәзер заманасы шундый, дип уфтаналар. Тик замананың безнең тормышыбызның төссез булуында гаебе юк. Без, кешеләр, үзебез үзгәрдек. Еллар узган, яңа техникалар барлыкка килгән саен, без ялгызлык ярата торган йомык кешеләргә әверелеп барабыз. Сәгатьләр буе компьютер,...
-
Циркка ике билетны Фәнүзә Фәрхетдинова отты! Котлыйбыз!
Җиңүчебез Фәнүза Фәрхетдинова! "Шапито" циркына ике билетны редакциядән килеп алырга мөмкин. Котлыйбыз!!!
-
Сарманда хайваннарга түләүсез вакцинация ясала
Хайваннарның котыру чире белән бәйле хәлнең киеренке булуы сәбәпле, район ветеринария берләшмәсе этләр һәм мәчеләргә котыру чиренә каршы түләүсез вакцинация үткәрә. Моның өчен хайваннарны түбәндәге адрес буенча ветеринария берләшмәсенә алып килүегез сорала: Сарман авылы, Профсоюз урамы, 22. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-40-57, 2-40-56.
-
Сарманда хайваннарга түләүсез вакцинация ясала
Хайваннарның котыру чире белән бәйле хәлнең киеренке булуы сәбәпле, район ветеринария берләшмәсе этләр һәм мәчеләргә котыру чиренә каршы түләүсез вакцинация үткәрә. Моның өчен хайваннарны түбәндәге адрес буенча ветеринария берләшмәсенә алып килүегез сорала: Сарман авылы, Профсоюз урамы, 22. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-40-57, 2-40-56.