20 октябрь 2016 яңалыклары
-
"Нөркәй" агрофирмасында ремонт тулы куәтенә бара
Бүген «Нөркәй» агрофирмасында авыл хуҗалыгы техникаларын 2017 елгы кыр эшләре сезонына әзерләүне оештыруга багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда «Агрокөч төркеме» җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдинов һәм белгечләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, белгечләре, агрофирмалар директорлары, машина-трактор станцияләре һәм парклары инженерлары, агрономнар катнашты. Элеккерәк елларда мондый семинарларны техникаларны...
-
"Сарман"га очсызрак бәядән язылып калу өчен өч көн бар
«Сарман»га очсызрак бәядән язылып калырга ашыгыгыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бу мөмкинлек бары тик 13 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр генә булачак: шушы вакыт аралыгында барлык почта бүлекчәләрендә подписка ункөнлеге үткәрелә. Бу көннәрдә сез «Сарман» газетасына - 543 сум 42 тиенгә, «Новый Сарман» газетасына 305 сум 64 тиенгә языла аласыз. Санаулы көн...
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә мыеклы хезмәткәр эшли башлады
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә яңа хезмәткәр эшли башлады. Аның исеме Фаня. Әйе-әйе, ул песи, бер дә аптырамагыз. Фаняның эше бик җиңелдән түгел - аңа тычкан-күселәрне куркыту, аулау кебек вазифалар йөкләнә. Яңа хезмәткәребез эшен җиренә җиткереп башкарыр, дип ышанабыз.
-
Иске Кәшер мәктәбенең «Миләш» мәктәпкәчә тәрбия төркемендә бәйрәм иртәсе үтте
Кичә Иске Кәшер урта мәктәбенең «Миләш» мәктәпкәчә тәрбия төркемендә көзге уңыш бәйрәменә багышланган иртә узды. Бәйрәмдә барлык балалар да катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, матур биюләр башкардылар. Бәйрәмгә кунак булып көз сылуы Сөмбелә килде. Ул балалар белән уйнады, тапкырлыкларын сынады. Балалар туган як табигате, аның үсемлекләре, хайваннары хакында, ел фасылларында була...
-
"Сарман" киночелтәре Өчөйле Саклауда фильм күрсәтте
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында "Сарман" киночелтәре, "Кияү балакай" дип исемләнгән комедия күрсәтеп, авыл халкын сөендерде.
-
Сарманда хәрби хезмәткә көзге чакырылышның беренче отправкасы булды
Бүген Сарманда хәрби хезмәткә көзге чакырылышның беренче отправкасы булды. Сарман һәм Мөслим районнарыннан бишешәр егет армия сафларына киттеләр. Аларны ТР Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов, хәрби комиссариат хезмәткәре Ленар Һадиуллин, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, әти-әниләре, йөргән кызлары, дуслары, туганнары...