20 октябрь 2015 яңалыклары
-
Район агрофирмаларында техникаларны тикшерделәр
15 октябрьдә агрофирмаларда техникаларны кышкы сакланышка кую, ремонт эшләренең барышын бәяләү буенча үзара тикшерүләр узды. Анда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Агрокөч төркеме» вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, агрофирмалар директорлары һәм белгечләре катнашты. Башкарылган эшләрне бәяләү баллар системасында алып барылды. Нәтиҗәдә «Нөркәй» агрофирмасы - беренче (170...
-
Җәлил бистәсеннән ерак түгел авария булган
Бүген, кар яву сәбәпле, юл шартлары үзгәрде. Кызганычка каршы, бу юл һәлакәтләренә китерә. Иске Михайловка авылы чатыннан соң, Җәлил бистәсе ягына барганда, КамАЗ машинасы белән рейс автобусы бәрелгән. Авариянең сәбәпләре ачыклана. Мәгълүмат һәм фото ДПС Альметьевск төркеменнән алынды.
-
Район мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә үтәчәк
23 октябрьдә 14.00 сәгатьтә район мәдәният йортында "Казан утлары" журналына багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырыла. Катнашучылар Ибраһимов Илфак Мирза улы (Мөхәммәт Мирза) - "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь. Кәримов Камил Әдһәм улы - "Казан утлары"ның проза бүлеге мөхәррире, Татарстанның атказанган...
-
Сарманда пенсионерлар ярышачак
27 октябрьдә район ветераннар клубында пенсионерлар арасында шахмат, шашка, бильярд, дартс буенча ярышлар үтәчәк. Катнашучыларны теркәү - 8.00 сәгатьтә, ярышлар 9.00 сәгатьтә башлана.