20 июль 2017 яңалыклары
-
Сарманда "Автоледи" бәйгесе үтте
Буген Сарманда район ЮХИДИ булекчәсе, Әлмәт территориаль идарәсенең Сарман районы буенча профилактика булекчәсе, «Ялкын» картинг клубы, район ДОСААФ берләшмәсе тарафыннан «Автоледи» бәйгесе уткәрелде. Бәйгедә барлыгы 9 гузәл зат катнашты. Андриянова Эльвира, Шакирова Гөлшат, Мөхлисуллина Лилия, Файзуллина Ләйсән, Илһаметдинова Наталья, Исламова Ләйлә, Мусина Румилә, Хазиева Резедэ, Ямалова Марселия машина йөрту осталыкларын,...
-
Сарманда Хәрби-диңгез флоты көне билгеләнеп үтәчәк
30 июльдә Россия Федерациясендә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Сарманның үзәк ял паркында бәйрәм чаралары узачак, зур концерт булачак. Шул ук көнне "Дулкын" бассейнында йөзү ярышлары планлаштырылган. Анда катнашучыларның йөзү башлыгы һәм санитария-гигиена кирәк-яраклары булуы сорала. Диңгезчеләрне, аларның гаиләләрен , барлык райондашларны бәйрәмдә көтәләр. Ул 10.00 сәгатьтә башланачак.
-
Сарман кызы Алия Фәйзуллина "Сабантуй гүзәле" исеменә лаек булды+ВИДЕО
Сабантуй бәйрәме алдыннан Яр Чаллы шәһәрендә "Сабантуй гүзәле-2017" бәйгесе оештырылган иде. Анда безнең райондаш кызларыбыз Алия Фәйзуллина белән Гөлзадә Шакирҗанова да катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Гөлзадә "Иң нәзәкатьле кыз" исеменә лаек булса, Алия "Иң зифа кыз" номинациясендә җиңүче булды. «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясе Гөлзадәне "Һава торышы" программасына төшәргә чакырды. Иң...
-
Сарманлыларны "торт көне" белән котлыйбыз
Бүген Халыкара торт көне. Шул уңайдан, "Сарман мәгълүмат - мөхәррият үзәге" барлык Сарманлыларны " Торт көне" белән тәбрикли. Тормышыгыз торт кебек татлы булсын, райондашлар! Туй, туган көн, бәйрәмнәрдә, Тортлар табын түрендә. Затлы, татлы ризыгыбыз Өстәл күрке бүген дә. Айсылу Кәлимуллина.
-
Сарманда юкә чәчәге җыялар
Сарман урамнарында юкә агачлары күп. Хәзерге вакытта аларның һәммәсе дә шау чәчәктә. Быел юкә чәчәге бик күп, җыеп калырга кирәк. Чөнки бик тиз коела алар. Ә юкә чәчәге ул дәвалау үзлегенә ия. Юкә чәчәкләрендә эфир мае, гесперидин һәм тилицианин гликозидлары, сапониннар, каротин, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, фарнезол бар. Юкә чәчәге...