20 июль 2016 яңалыклары
-
Район басуларында көзге бодай суктыралар
Бүген без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов белән көзге бодайны алу процессын яктыртырга "Сарман" һәм "Җәлил" агрофирмалары басуларына чыктык. Бу турыда материалны район газетасының алдагы саннарыннан укыгыз.
-
Пенсия фонды ана капиталы акчаларыннан 25 мең сумны алырга гаризалар кабул итә
Ана капиталыннан бер тапкыр түләнүче акчаларны ана капиталы сертификаты булган яисә 2016 елның 30 сентябренә кадәр сертификатка хокуклары булган һәм акчаларын кулланып бетермәгән барлык гаиләләр дә алырга хокуклы. Бер тапкыр бирелүче түләүләрне алу өчен гаризаны бала тууга күпме вакыт үтүенә бәйсез рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәүче ана капиталы сертификатына ия...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – җиләкле җәйге торт
Дуслар! Сез торт рецептлары эзләгән вакытта, үзебезнекен тәкъдим итәбез. Димәк, җиләкле җәйге торт. Кирәк булалар: - йомырка - 3 данә; - шикәр - 200 грамм; - лимон цедрасы - 1 данә; - зәйтүн мае - 3 аш калагы; - көпшәкләгеч - 3 чәй калагы; - он - 500 грамм; -...
-
Сарманлылар торт рецептлары белән бүлешәләр
Торт яратмаган кеше сирәктер. Ансыз бер бәйрәм дә булмый дисәк, бик нык ялгышмабыз. Әле бүген Халыкара торт көне дә билгеләп үтелә. Ул кешеләр, илләр, халыклар арасында дуслык һәм тынычлыкка багышланган һәм "Мин сиңа торт белән киләм" дигән девиз астында үткәрелә. Ә сездән, дуслар, тәмле торт рецептларын көтеп калабыз. Аларны комментарийларда...
-
"Җәлил" агрофирмасында көзге бодайны алуга керештеләр
"Җәлил" агрофирмасы басуларында көзге бодайны алуга керештеләр. Бу эшне барлыгы 14 комбайн башкара.
-
Колмәттән Рамил һәм Равил Шәйгалләмовлар – аерылгысыз дуслар
«Яңа гасыр» телеканалында «Осталар» («Мастера») дигән һөнәри-техник реалити-шоуны караганыгыз бардыр. Күптән түгел анда безнең районны да күрсәттеләр. Өч атнага Сарман аграр көллияте әлеге шоуны төшерү өчен мәйданчык булды. «Иң яхшы техник-механик» исеме өчен көллиятнең иң яхшы студентлары ярыштылар - Колмәт авылыннан Рамил һәм Равил Шәйгалләмовлар, Каташ-Караннан Алмаз Фәретдинов һәм Янурыстан...