20 июнь 2016 яңалыклары
-
Сарманда дружинниклар төнге рейдка чыктылар
Узган шимбәдә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ирекле халык дружинасы дружинниклары белән бергә безнең үз хәбәрчебез дә рейдка чыкты, төнге Сарман вакыйгаларын үз күзләре белән күрде. Бу хактагы тулырак язманы газетабызның 22 июнь санында укый аласыз.
-
Сарман районыннан 5 егет армия сафларына китте
16 июньдә иртән Сарманда чираттагы төркем егетләр армия сафларына киттеләр. Безнең районнан - 5 һәм Мөслим районыннан 11 егет бер ел хәрби хезмәт үтәчәкләр. Киләсе "отправка" - 27 июньдә.
-
Җәйге лагерьларга йөрүче балалар Сарманда үткән "Куркынычсыз каникуллар" акциясендә катнаштылар
Бүген район үзәк ял паркында җәйге лагерьларга йөрүче балалар өчен "Куркынычсыз каникуллар" акциясе оештырылды. Уеннар һәм конкурслар ярдәмендә балалар электр белән дөрес кулланырга өйрәнделәр. Ахырдан кечкенә дискотека да булды.
-
Янурыс мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте
Шимбә көнне, 18 июньдә, Янурыс авылы мәчетендә авылдашлар, җыелып, ифтар мәҗлесе үткәрделәр.
-
Иске Имән авылы яшьләре спорт яраталар
Иске Имән авылы яшьләренең ял вакытлары файдалы һәм кызыклы үтә. Яңа ачылган спорт мәйданчыгында һәр көнне футбол уены уза. Анда катнашырга авыл яшьләре генә түгел, районнан һәм күрше авыллардан да сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар җыела.
-
Район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары соңгы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыралар
Бүген район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары соңгы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыралар - физика һәм химия фәннәреннән. Әйдәгез, аларга уңышлар телик! Моннан соң БДИда резерв көннәре каралган - 22, 23, 24, 27, 28 һәм 30 июнь көннәрендә.