20 июнь 2014 яңалыклары
-
Сарманлылар чакырылыш сораулары буенча консультация ала алалар
25-26 июнь көннәрендә"Чакырылыш вакытында гражданнарның хокукларын саклау" ("Защита прав граждан при призыве") дигән темага "кайнар линия" телефоннары эшләячәк. Кирәкле мәгълүматны алырга һәм борчыган сорауларга җавап табарга Татарстан Республикасында кеше хокукы буенча Уполномоченный, Республика Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы яшь юристлары Ассоциациясе вәкилләре ярдәм итәчәкләр. Телефоннар 8(843) 236-40-62 8(843) 236-40-98 8(843)...
-
Район Пенсия фонды идарәсе белгечләре белән берлектә редакциядә пресс-конференция үткәрелде
Бүген район Пенсия фонды идарәсе белгечләре белән берлектә "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә пресс-конференция үткәрелде. Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләлә Баһманова 2014 һәм 2015 елларда булган һәм булачак үзгәрешләр турында сөйләде, матбугат үзәге вәкилләренең сорауларына җаваплар бирде. Соңыннан фикер алышулар булды.
-
Иске Кәшер фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Альбина Әмирова "Елның медицина хезмәткәре" номинациясендә җиңде
19 июньдә Казан шәһәренең "Пирамида" комплексында иң яхшы медицина хезмәткәрләрен - "Ак чәчәкләр" республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Ул җиденче тапкыр уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Тантананы Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин ачып җибәрде. Бүләкләү берничә номинациядә булды. "Елның медицина хезмәткәре" номинациясендә Иске Кәшер...
-
"Сарман" газетасына 27 июньгә кадәр язылырга мөмкин
Хөрмәтле сарманлылар! "Сарман" газетасына, быелның 1 июленнән килә башласын дисәгез, 27 июньгә кадәр язылырга онытмагыз. Без икенче яртыеллыкта да безнең белән бергә булачак, безгә тугры калган абунәчеләребезгә рәхмәт белдерәбез, аларның ышанычын акларга тырышачакбыз. "Сарман" - тугры дус кына түгел, өр-яңа район, ил-көн хәбәрләре, кызыклы рубрикалар һәм сәхифәләр, файдалы киңәшләр һәм...
-
Сарман редакциясе "Иң зәвыклы бакча" конкурсына старт бирә
Елда табигать каршы якка борыла торган көннәр бар. Кояш торгынлыгы көнендә ул тагы да ачылыбрак һәм җанланыбрак киткән сыман тоела. Бу көнне җәйнең күп чәчәкләре таҗларын ача, тирә-як хуш исләр белән тула. Бу - елның гадәти булмаган көне. 21 июнь - Халыкара чәчәк көне кысаларында төрле илләрдә Халыкара чәчәк фестивальләре...