20 май 2016 яңалыклары
-
"Җәлил" агрофирмасында савымчылар һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары бәйгесе узды
Бүген «Җәлил» агрофирмасының Иске Минзәләбаш җәйләвендә савымчылар һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары бәйгесе узды. Терлекчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре һәм мондый ярышларның аларга эштә стимул булуына ышанычын белдереп, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин бәйгене ачты. Ярыш байрагы күтәрелгәч, конкурсантлар «эшкә» керештеләр - теоретик сорауларга җавап бирделәр, Җитезлекләрен, уңганлыкларын күрсәттеләр. Соңыннан...
-
Районда яңа билгеләнүләр булды
Исмәгыйлова Юлия Равил кызы Сарман авылында туган. Хезмәт юлын 1999 елда, Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Петровка ликер-аракы заводында кадрлар бүлеге инспекторы булып эшләп башлаган. 2000-2004 елларда - район мәгариф бүлегендә эшләгән. Шул ук вакытта бер ел «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитетын җитәкләгән. 2004 елдан 2012...
-
"Сарман"га ташламалы бәядән язылу өчен нибары ике көн калды
Район газетасына быелның икенче яртысына ташламалы бәядән язылу өчен нибары ике көн калып бара. Ул 22 майга кадәр барлык почта бүлекчәләрендә дәвам итәчәк. Бу вакыт аралыгында "Сарман"га очызрак бәягә - 572 сум 34 тиенгә язылу мөмкинлеге бар. Ашыгыгыз, уйланырга вакыт калмады!
-
Районда алдан сайлаулар узачак
Бу якшәмбедә - 22 майда алдан сайлаулар, ягъни РФ Дәүләт Думасына сентябрьдә булачак сайлауларга «Бердәм Россия» сәяси партиясе тарафыннан күрсәтеләчәк кандидатларны сайлаулар узачак. Райондашлар бу көнне берничә сайлау участогын берләштереп төзелгән тугыз санау участогында тавыш бирәчәкләр. Сайлаучылар актив булырлар, Дәүләт Думасында үзләре күрергә теләгән кандидатлар өчен тавыш бирерләр, дип ышанабыз....
-
Иске Кәшердә Рәсимә һәм Мулланур Сөләймановлар гаилә учагын кадерләп саклыйлар
Гаилә - мәхәббәт һәм тугрылыкка корылган изге дөнья. Бер-берләрен яратып, аңлап, тату яшәүче гаиләләрдә балалар да,оныклар да тормышта дөрес юл сайлыйлар. Иске Кәшер авылында андый гаиләләр шактый. Рәсимә һәм Мулланур Сөләймановлар да гаилә учагын кадерләп саклыйлар, 4 баланы аякка бастыралар. Аларның бергә яшәүләренә - 24 елдан артык. Гаиләләре ныклы, матур....