20 апрель 2015 яңалыклары
-
Сарманда һава торышы бозыла
Күреп торганыбызча, һава торышы бозылырга ошаган. Кичә генә кояшлы, матур көн булса, бүген болытлады, яңгыр ява, күк күкри. G!Smeteo.ru сайты хәбәр иткәнчә, Сарманда алдагы көннәрдә дә шундый һава торышы сакланачак.
-
Сарман районында "Язгы игелек атнасы" башланды
Бүген районда "Язгы игелек атнасы" акциясе старт алды. Аның беренче көне "Игелекле башлангычлар көне" шигаре астында узачак, икенчесе "Дуслык көне" буларак үткәреләчәк. 22 апрельдә "Георгий тасмасы" акциясенә старт биреләчәк. 23 апрель - "Яхшы сүз көне". 24 апрель - "Игелекле хезмәтләр көне". 25 апрель - "Обелискка юл. Игелек ярминкәсе". 26 апрель...
-
Ләшәү Тамак мәктәбендә өмә үтте
18 нче апрель көнне Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы мәктәп яны территориясен чистарту өмәсенә чыкты. Укучылар мәктәпкә якын урамнарны классларга бүлеп чүп-чарлардан, көздән калган яфраклардан арындырдылар.
-
Мөслим-Саклаубаш-Юлтимер юлында булган авариядә яшь егетнең гомере өзелгән
19 апрельдә 03:45 сәгатьтә Мөслим-Саклаубаш-Юлтимер юлының 21 километрында Лада-219210 (Калина) автомобиле йөртүчесе тиешле тизлекне сакламый һәм каршы як кюветка төшеп каплана. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә автомобиль йөртүчесе шундук вафат була.
-
Ләкедә Олы көн бәйрәме үткәрелде
17 апрель көнне Ләке мәдәният йортында Олы көн бәйрәме үткәрелде. 7 январь Раштуа (авыз ачу) көнне Гайсә Мәсих туганнан соң, 19 гыйнварда чумылдырыла һәм 33 яшендә, явыз җаннар тарафыннан тотылып, тере көенчә Качка кадаклана. Шуннан соң бар дөньяны гаҗәпкә калдырып, ул яңадан терелеп, аякка баса һәм бу көн - Олы...
-
Сарманда бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк
28 апрельдә районда, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү турындагы законнарны тормышка ашыру максатыннан һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Ул 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр «Сарман» кинотеатрында оештырыла. Сорауларга идарә органнары вәкилләре, прокуратура, пенсия...