20 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Райондашлар, белеп торыгыз:“ИРНЕҢ БАЛАГА ХАКЫ КҮБРӘК”
"Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН белән бүгенге әңгәмәбез шактый үзенчәлекле. Шәхсән үзем аның кайбер фикерләре белән килешеп тә бетмәдем. Әңгәмәдәшем: "Анысы - сезнең эш, диндә ничек кушылган, шулай яшәргә кирәк дип сөйлим", - диде. Укучыларыбызның күңелендә дә әлеге фикерләр төрле бәхәс уятыр дип уйлыйм. - Нурулла хәзрәт, бүген...
-
Түбән Камада ир-ат, планшетын урлаган өчен, танышын кыйнап үтергән
"Кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян салу һәм үлемгә китерү" факты буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Түбән Камада полиция хезмәткәрләре үтерүдә шикләнелгән затны "кайнар эз"дән тоткарлаган. Якынча мәгълүматларга караганда, әлеге ир-ат планшетын урлаган өчен танышын үтергәнче кыйнаган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе...
-
Янгын 4 гаиләне тораксыз калдырган [+ФОТОЛАР]
Нурлатта 4 фатирлы барак тибындагы йортта сигез кеше тораксыз калган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Агентлык язуынча, янгын кичә көндез чыккан. Нурлат районында янгын турындагы хәбәр кичә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 13.00 сәгатьтә килеп ирешкән. 125 нче...
-
Райондашларыбызның кызыл бүре күргәне бармы?
Кызыл бүренең гәүдәсе - шакалны, мех төсе -төлкене, яшәү рәвеше бүрене хәтерләтә. Аны Көньяк һәм Үзәк Азиядә очратырга була. Биологлар кызыл бүрене унлап төргә аера, алар Алтайдан Индокытайга кадәр таралган. Хәер, болай әйтү арттыру булыр. Кызыл бүренең барлык төрләренә дә югалу куркынычы яный, ул Халыкара Кызыл китапка кертелгән. Кеше йөзләгән...
-
Районда "Тоннель" профилактик чарасы үтәчәк
25 нче гыйнварда Җәлил бистәсенең Әхмәдиев урамында 19, 21 номерлы йортлар янында «Тоннель» профилактик чарасы үткәреләчәк. "Тоннель"ның үткәрү вакыты 14.45 - 15.45 сәг. кадәр. Бу юлы ул кагыйдә бозучы җәяүлеләрне ачыклау максатында уздырыла. Район ЮХИДИ бүлекчәсе.
-
Якташыбыз театрда уйнаячак
28 январь көнне Мортыштамак мәдәният йортында Әлмәт татар дәүләт драма театры Аяз Гыйләҗевның "Кар астында кайнар чишмә" комедиясен куячак. Төп рольдә - якташыбыз Эдуард Латыйпов.
-
Илексаз мәктәбендә "Аяз Гыйләҗев - якташыбыз" исемле атналык узды.
Илексаз мәктәбендә "Аяз Гыйләҗев - якташыбыз" исемле атналык узды. Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясалды. 5-6 нчы класс укучылары өчен 16 нчы январь көнне "А.Гыйләҗев иҗатын беләсеңме?" исемле кроссворд конкурсы узды. Ә 7-9 нчы класс укучылары "А.Гыйләҗев иҗаты"на проект эшләре якладылар. Шулай ук рәсем конкурсы да узды.
-
Хәерле иртә, райондашларым!
Иртәләребез күтәренке күңел белән башлансын, чәйләребез тәмле булсын! фото:https://vk.com/atannary алынды