20 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Март аеннан шәхси торак төзелеше, аны файдалануга тапшыру өчен рөхсәт алу сарманлылар өчен мәҗбүри булачак
Күчемсез милеккә хокук һәм аның белән килешүләр төзүгә дәүләт теркәве турындагы законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, быелның 1 мартыннан милекчегә (арендалаучыга) шәхси торак төзелеше, шулай ук аны файдалануга тапшыру өчен рөхсәт алу мәҗбүри итеп куела. Бу көннән башлап милеккә хокукны теркәү өчен дә рөхсәт документларын алып килү кирәк булачак.
-
Икенче санлы Җәлил урта мәктәбенең "Яшь галимнәр" командасы "Тамчы шоу" уенында җиңде
Икенче санлы Җәлил урта мәктәбенең "Яшь галимнәр" командасы "Татарстан - яңа гасыр" телевизион компаниясе оештырган "Тамчы шоу" уеныннан җиңү белән кайтты. Мәктәпнең "Тамчы" газетасын чыгаручылар Резедә Әлмиева һәм Айгөл Шәйдуллина яшь галимнәргә сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Үзенчәлекле "пресс-конференция"не газетабызның "IT-яшьләр" сәхифәсеннән укый аласыз. Фотолар - Лилия Ихсанова архивыннан.
-
Сарманда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте
Район Советында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Ул ТР премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразыев рәислегендә видеоконференция режимында үтте. - 9 майга кадәр быелгы Җиңү көнен бәйрәм итәргә әзерләнәбез һәм бәйрәм итәбез, ә 10 майдан инде киләсе ел өчен - Бөек Җиңүнең 71...
-
Сарманлылар "конвертта" акча алуга каршы көрәшәләр
Кызганычка каршы, "соры" хезмәт хакларын әле һаман да тарихта калдыра алмыйбыз. Эшләгәнең өчен акчаны "конвертта" бирүне аңа каршы бергәләп көрәшкәндә генә җиңеп буладыр. "Соры" яисә рәсми рәвештә түбән хезмәт хаклары алу, теркәлмичә эшләү турында 2-54-41 "кайнар" телефон линиясе буенча хәбәр итәргә мөмкин.
-
Сарманлылар кәҗә белән төшкән фотоларын гыйнвар азагына кадәр җибәрә алалар
Хөрмәтле интернет кулланучыларыбыз! Исегезгә төшерәбез, безнең сайтта һәм газетада кәҗә белән төшкән фотолар конкурсы бара. Ул гыйнвар азагына кадәр дәвам итәчәк. Конкурста активрак катнашуыгыз сорала. Фотоларны һәм кыскача аңлатмаларны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз.