19 декабрь 2017 яңалыклары
-
Тагын бер көн үтеп, бер кич җитте, йокларга да инде вакыт җитте.Ә бугенгә саубуллашып торам дусларым!
Хэерле кич барыбызга да!Исэн имин утсен кичлэребез. фото һәм материал:https://vk.com/public147862424 алынды.
-
Эшләүче пенсионерлар игътибарына: 2018 елдан тулы күләмдәге пенсия эштән туктаган айның икенче аеннан башлап түләнә башлый
2018 елның 1 гыйнварыннан 2017 елның 1 июлендә кабул ителгән 134 Федераль канун үз көченә керә. Бу канун нигезендә "Иминият пенсияләре" турындагы 400 Федераль канунның 26.1 санлы матдәсенә үзгәрешләр кертелде. Бу үзгәрешләр нигезендә эшләмәүче пенсионерларның пенсияләренә эштән туктап өч ай үткәннән соң, әмма эштән туктаган айдан соң килгән айдан башлап...
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Кораблев Кирилл
Сарман районының Җәлил бистэсеннән Кораблев Кирилл да үзенең тугры дустын бик ярата.
-
Сарман үзәк ял паркында Яңа ел чыршысы үзе генә купшыланып утырмый
Сарман үзәк ял паркында Яңа ел чыршысы үзе генә купшыланып утырмый,аның янына әкият геройлары да килгән.Алар район үзәгендәге оешмалар,учреждениеләр тырышлыгы белән ясала.
-
Рәсимә Зиятдинова Мәскәүдән диплом белән кайтты
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге белгече Рәсимә Зиятдинова, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан уздырылучы «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсында катнашып, «2017 елның иң яхшы хисапчысы» номинациясендә лауреат булды. Бүләкләү тантанасы узган атна ахырында Мәскәүдә К.А.Тимирязев исемендәге Россия дәүләт аграр университетында булды. Бу турыда тулырак язманы газетаның киләсе...
-
Эшләмәүче пенсионерның акчасы уртача 15,4 мең сумга кадәр артырга мөмкин. Тулырак
Россия Пенсия фонды исәпләвенчә, 2020 елда эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 1,6 мең сумга артачак. ( «Татар-информ»). 2020 елда эшләмәүче пенсионерның акчасы уртача 15,4 мең сумга кадәр артырга мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Пенсия фонды материалларына сылтама ясап хәбәр итә. Киләсе елда эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 14,3 мең сумга кадәр...
-
Зәй районында чыккан янгында ике кеше зыян күргән..
Янгын Бура-Киртә авылында 148 квадрат метр мәйданда чыккан. Зәй районында торак йорт һәм каралты-курага ут капкан, ике кеше зыян күргән, дип «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Янгын бүген төнлә Бура-Киртә авылында 148 квадрат метр мәйданда чыккан. Кул һәм аяклары пешкән...
-
Райондашлар, белеп торыгыз:кайнар суга яки парга пешсәң нишләргә?
Хатын-кызның күп вакыты аш бүлмәсендә үтә. Шуңа да пешү, киселү кебек җәрәхәтләр бигрәк тә хатын-кызны «ярата». Әле кайнар суга пешәбез, әле парга. Пешкән очракта авыртуны тизрәк басар өчен нишләргә? Тән тиресенә кайнар су чәчрәүгә, әчетеп авырта башлый. Әгәр пешкән урынны 10-15 минут буена салкын суга тыгып торсаң, аның авыртуы тизрәк...
-
Райондашларыбызга Яңа 2018 елга ЙОЛДЫЗНАМӘ
Ишетәсезме, Утлы Кызыл Әтәч соңгы җырларын җырлый. Каршыга өрә-өрә, әйтерсең, барыбызга да бәхет юрый-юрый, Эт чаба. Сары Эт елы безгә үзе белән ниләр алып киләчәк, барлык теләкләр дә кабул булырмы? Йолдызлар ни генә юраса да, киләсе яңа еллар бары иксез-чиксез шатлык, иминлек, бәхет алып килсен! Тормыш юлыгызда шатлыклы очрашулар, бәхетле...
-
Районда узган «Тоннель» нәтиҗәләре
15 декабрьдә 16 сәг. - 17.30 сәг. кадәр вакыт эчендә Җәлил бистәсенең Ленин урамында 5, 6 номерлы йортлары янында «Тоннель» профилактик чарасы уздырылды. Аның максаты тупас кагыйдә бозу очракларын ачыклау иде. Профилактик чара барышында барлыгы 39 транспорт чарасы туктатып тикшерелде, 7 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Аларның 3 - куркынычсызлык каешларын...