19 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды
Бүген муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Утырыштан репортажны газетаның 21 ноябрь саныннан укыгыз.
-
Сарманда бассейн ачылды
Бүген район үзәгендә шатлыклы вакыйга булды - "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү комплексы файдалануга тапшырылды. Сарманлыларның шатлыгын уртаклашырга республика Премьер-министры Илдар Халиков, Президент аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, башка мәртәбәле кунаклар килгән иде. Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров районга һәрьяклы ярдәме өчен республика җитәкчелегенә...
-
"Ана күңеле дә далада була икән" (хикәя)
...Бүген дә өйдә куна алмады Рузилә. Әтисе белән әнисе хезмәт хакы ал дисәләр, ул беткәнче эчәләр, ишекне бикләп куялар да, беркемне дә кертмиләр. Атлаган саен кешегә керергә дә уңайсыз. Шуңа төннәрен подъездда үткәрергә күнекте ул. Йокысы бик килгәндә, подъездның ышыграк, тынычрак почмагына чүгәләп утыра да, йокыга китә. Кайчакларда күңелле төшләр...
-
Район Пенсия фонды идарәсе белгечләре белән берлектә редакциядә пресс-конференция үткәрелде
Бүген район Пенсия фонды идарәсе белгечләре белән берлектә "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә пресс-конференция үткәрелде. Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләлә Баһманова пенсиягә бәйле законнардагы үзгәрешләр, хезмәт пенсиясенең туплау өлешенә иминият взносы тарифы сайлау мөмкинлекләре, пенсияне дәүләт софинанслау программасына керү мөмкинлекләре һәм шартлары, пенсияне софинанслау программасы буенча дәүләт ярдәме алу өчен түләү...
-
Әҗәтләре булган сарманлылар суд приставларының килүенә әзер булырга тиешләр
Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүләргә әҗәтләрне эзләп алу айлыгы үткәрә. Ул 27 нче октябрьдән 27 нче ноябрьгә кадәр дәвам итә. Әҗәтегез булса, өегезгә суд приставлары килүгә әзер торыгыз.
-
Районның атна шәхесе – Рамил Талибуллин
Рамил Талибуллин Әлмәт районы Иске Сөләй авылында туа. 1972 нче елда ул Җәлил поселогының икенче мәктәбен тәмамлый. Казан инженерлык-төзелеш институтында инженер-төзүче белгечлеге ала. 1980-1982 нче елларда Калининград өлкәсендә чик буе гаскәрләрендә капитан дәрәҗәсендә армия хезмәте үтә - сержантлар составын укыту взводы укытучы-командиры була. Җәлилгә кайткач, "Җәлилнефть" идарәсендә бина һәм корылмаларга...
-
Зөлфия Хафизова "Сарман" газетасын яратып укый
Зөлфия Хафизова, Илексаз авылы: - "Сарман" газетасын гомер буе алдырам, беренче битеннән соңгы битенә кадәр яратып укыйм. Хакимият киңәшмәсендә ни сөйләделәр икән, кемнәрне бүләкләделәр, районда нинди яңалыклар бар микән, дип кызыксынам. Урта битләрдә төрле темаларга язылган язмалар урнаштырыла. Алары да бик кирәк. Аларда бит җәмгыять, райондашларыбыз - танышларыбыз, авылдашлар тормышы...
-
Сарманда бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан, 20 ноябрьдә адвокатлар коллегиясенең район филиалы 8:00дән 16:00гә сәгатькә кадәр балаларның хокуклары, опека, попечительлек, балалар һәм әти-әниләр мөнәсәбәте мәсьәләләре буенча халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтә. Адресы: Сарман авылы. М.Җәлил урамы, 63 йорт.
-
"Минем әнием – иң-иңе!" конкурсы. Сарманнан Венера Сәетшинага балалары мәхәббәтләрен белдерәләр
Сарман авылында яшәүче Илназ Сәетшин апасы Динара белән бергә әнисе Венерага мәхәббәтләрен белдерәләр. "Әннә, әни, әнкәй...". Әлеге йомшак, назлы, матур сүзләр көненә ничә мәртәбә кабатланмый икән?! Күңел сөенечтән ташыган вакытта да, берәр җиребез авыртканда да иреннәр үзеннән-үзе әнигә дәшә. Ни гаҗәп, шул чак ничектер җиңел булып китә. Безнең дә, апам...