19 октябрь 2016 яңалыклары
-
Районда чираттагы ЮХИДИ рейды узды
14-16 октябрь көннәрендә кичке якта районда юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү максатыннан чираттагы профилактик чара - рейд уздырылды. Аның барышында 10 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Алар арасында - 5 иминиятләү полисыннан башка, 3 укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүче, 1шәр тиешсез тонировка белән йөрүче һәм куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар бар...
-
Җәлилдә төрле чаралар үтәчәк
20 октябрьдә 13.00 сәгатьтә Җәлил поселогының Хезмәт даны музеенда Муса Җәлилнең көрәштәше Зиннәт Хәсәнновның тууына 100 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәреләчәк. 22 октябрь көнне сәгать 10.00 да "Батыр" спроткомплексында "Җәлилнефть» идарәсе кубогына волейбол турниры узачак. 28 октябрьдә 10:00 сәгатьтә китапханәдә репрессияләнгән язучы, шагыйрьләргә багышланган хәтер дәресе үтәчәк.
-
Җәлилнең кызлары да хоккей уйный
15 октябрьдә Җәлилнең "Юность» хоккей командасы ( 2000-2002 елгы кызлар), Республика беренчелегендә чыгыш ясап, Минзәләнең "Айсберг" командасын 3:1 исәбе белән җиңде, шундый ук исәп белән "Ирбис" хоккей командасы (2004 елгы егетләр) Лениногорскның "Нефтьче"сен отты. 16 октябрьдә "Юность» хоккей командасы ( 2001 елгы егетләр) Баулының "Девон" командасын 7:0 исәбе белән җиңде.
-
"Сарман"га очсызрак бәядән язылып калу өчен дүрт көн бар
«Сарман»га очсызрак бәядән язылып калырга ашыгыгыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бу мөмкинлек бары тик 13 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр генә булачак: шушы вакыт аралыгында барлык почта бүлекчәләрендә подписка ункөнлеге үткәрелә. Бу көннәрдә сез «Сарман» газетасына - 543 сум 42 тиенгә, «Новый Сарман» газетасына 305 сум 64 тиенгә языла аласыз. Санаулы көн...
-
Районда иммунизация 1 ноябрьгә төгәлләнергә тиеш
2016-2017 елгы грипп сезонында 1557100 кешене, ягъни халыкның 40 процентына вакцинация үткәрү планлаштырылган иде. Моның өчен республикага федераль бюджеттан вакциналар кайтарылды. 10 октябрьгә республикада 701078 кешегә, ягъни планда каралган халыкның - 45, ә барлык халыкның 18,2 процентына прививка ясалды. Республиканың кайбер районнарында бу эш акрынрак бара. Безнең районда планда каралган...
-
Җәлилдә прокурор кабинеты ачылды
Җәлил бистәсендә район прокуроры кабинеты ачылды. Анда даими рәвештә прокурор урынбасары юстиция киңәшчесе Рәхмәтуллин Ленар Радик улы эшли. Хокук саклау , контрольлек итү, хакимият органнарының законсыз гамәлләре буенча аңа мөрәҗәгать итә аласыз. Адресы: Җәлил бистәсе, Җиңүнең 30 еллыгы урамы, 13 йорт (күпфункцияле үзәк бинасы), 23 кабинет. Мөрәҗәгатьләр 2-41-46 телефоны буенча...