19 август 2016 яңалыклары
-
Ләшәү Тамак авыл җирлегендә халык җыены үтте
Бүген Ләшәү Тамак авыл җирлегендә халык җыены үткәрелде. Ул авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта оештырылды. Резедә Уразаева фотолары
-
Районда бөртеклеләрне урып-җыю эшләре ахырына якынлаша
Районда бөртеклеләрне урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Алар 47049 гектардан җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 30,5 центнер уңыш алынып, барлыгы 143587 тонна ашлык җыелды.
-
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында янгынга каршы планлы тактик-махсус өйрәнүләр узды
Районда янгынга каршы махсус режим кертелүе турында без хәбәр иткән идек. Аның кысаларында бүген Сарман авылының "Сандугач" балалар бакчасында янгынга каршы планлы тактик-махсус өйрәнүләр үтте. Анда барлык экстрен хезмәтләр дә катнаштылар.
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге журналистлары фотога да оста төшерәләр
Һәр елның 19 августында Бөтендөнья фотография көнен билгеләп үтәләр. Фотография - бик үзенчәлекле күренеш. Уйлап кына карагыз, беркайчан да кабатланмаячак мизгелләрне, кызыклы моментларны, матур урыннарны, кешеләрне фотосурәттә калдырып була. Алар ярдәмендә без элекке вакытларга кайта алабыз, кызыклы моментларны искә төшерәбез. Кемдер өчен фотога төшерү әле һөнәр дә, сәнгать тә. Менә...
-
Районда шикәр чөгендере алу дәвам итә
Район басуларында шикәр чөгендере алу дәвам итә. 800 гектардан 22400 тонна татлы тамыр казылды, һәр гектарның уртача уңышы 280 центнер тәшкил итә.
-
"Яшь Армия" хәрәкәте слетында Сарман районы егетләре дә катнашты
16-17 августта Тукай районының «Камазжилбыт» җәмгыяте «Крылатый» сәламәтләндерү комплексында «Яшь Армия» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлекчәсе слеты үтте. Слетка республиканың 49 районы вәлилләре килде. Беренче яшь армияче булып бүлекчә командиры Данил Баянов танылды (икенче санлы Җәлил урта мәктәбе). Килгәч тә, егетләрне «Яшь Армия» отряды формасына киендерделәр....
-
"Җәлил чаткылары" берләшмәсе Татарстан буйлап сәяхәт итте
Ерак араларны якын итеп... Үзебезнең Татарстан районнары буйлап сәфәр кылу, аларның тарихына, яшәү рәвешенә күз салу, мөмкинчелек булганда, бик күркәм эштер ул. Августның матур бер көнендә Минзәлә, Актаныш якларын күреп кайту өчен юлга кузгалдык. Иртәнге җиләс җил, көннең аяз булачагына искәртеп, күтәрелеп килүче кояш нурлары, 35 кешене үз эченә алган...
-
Сарманда "Бәхет биргән җирем – Татарстан" дип исемләнгән бәйрәм үтәчәк
28 августта бассейн янындагы яңа паркта Республика көненә багышланган "Бәхет биргән җирем - Татарстан" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтәчәк. Программада: 19.00 - бәйрәм концерты; 21.00 - "Казан - Татарстан башкаласы" дигән нәфис фильм; 21.30-23.00 - дискотека. Рәхим итегез!
-
Республика хәйрия акциясендә Сарман районы да читтә калмады
"Нечкәбил" бәйгесендә безнең районнан Сарман "Сандугач" балалар бакчасының рус теле тәрбиячесе Гөлшат Мостафинаның һәм "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Фәридә Шәйдуллинаның катнашуы турында без хәбәр иткән идек. Алар өчен 5 сентябрьгә кадәр тавыш бирергә мөмкин. 16 августта Казан шәһәре "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Нечкәбил-2016" дип...