19 июль 2016 яңалыклары
-
Җәлил егете Ринат Нуриев хәрби комиссариатка сәлам хаты язган
Хәрби хезмәт үтүче егетләрнең армиядән якыннарына-туганнарына, дусларына, сөйгән ярларына язулары - гадәти күренеш. Солдат хатларын безнең газета битләреннән дә укыганыгыз бардыр. Ә менә Җәлил поселогыннан Ринат Нуриев барысын да уздырган - ул Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатка хат язган. Аның хаты белән "Сарман" газетасының "IT-яшьләр" сәхифәсеннән таныша аласыз....
-
Ләке кызы Лиана Антонова "Керәшен чибәре" конкурсында призлы урын алды
Шушы көннәрдә Мамадыш районының Җөри авылында "Питрау" керәшен культурасының республика фестивале үтте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Фестивальдә "Керәшен чибәре"н билгеләделәр. Әлеге исемгә Яшел Үзән шәһәреннән Татьяна Ефремова лаек булды. Казан шәһәреннән Юлия Дувалова һәм Сарман районы Ләке авылыннан Лиана Антонова (фотода - сулдан беренче) икенче-өченче урыннарны бүлештеләр....
-
Ике көндә район территориясендә балалар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте булды
Узган атнада Сарман районы территориясендә 16 яшькә кадәрле балалар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте булды. 15 июльдә 3.00 сәгатьтә Азнакай-Дүсем юлының 41 нче километрында Renault Duster автомобиле йөртүчесе тизлекне арттыра һәм кюветка төшеп китә. Салонда булган пассажирлар, шул исәптән, 2002 елгы кыз тән җәрәхәтләре алалар. Шул ук көнне бала катнашында тагын...
-
Сарманлылар 1980 елда Мәскәүдәге Олимпиадада булганнар
Моннан 36 ел элек - 1980 елның 19 июлендә Мәскәү шәһәрендә XXII җәйге Олимпия уеннары ачылу тантанасы булды. Ул 3 августка кадәр дәвам итте. Уеннарның талисманы Миша исемле аю баласы булды. Аны озатканда күп кеше елады. Безнең районнан бу Олимпиаданың шаһитлары - Рәүф Исламов һәм Бернат Хөснетдинов. Алар анда юллама...
-
Якташыбыз Рухия Ахунҗанованы телевизордан күрсәтәчәкләр
Икмәк - тормышыбыз, яшәешебез чыганагы. Аның һәр валчыгы алтынга тиң. Тырыш хезмәт белән иген үстерүчеләргә шагыйрьләребез, язучыларыбыз дан җырлыйлар. Балага, тугач та, икмәк кадерен белергә кирәклекне тәрбиялибез. Икмәккә карата хөрмәт буыннардан-буыннарга күчә. - "Икмәк кадере" төшенчәсен ничек аңлыйсыз? - дигән сорау белән Казанда райондашыбыз Рухия апа Ахунҗановага мөрәҗәгать иткәннәр. Рухия...