19 май 2014 яңалыклары
-
Балалар хокуклары буенча Уполномоченный Сарманга 23 майда килә
Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча Уполномоченный Сарман районында халыкны 23 майда 9:00 сәгатьтә кабул итәчәк. Ул 20 майдан күчерелде. Кабул итү "Сарман" кинотеатрының конференц-залында узачак.
-
Сарман егете Динар Зиатдинов Әлмәттә бокс турнирында җиңде
16-18 май көннәрендә Әлмәт шәһәрендә Советлар Союзының спорт остасы Марат Акчурин истәлегенә 2002-2003 елгы егетләр арасында бокс буенча I Республика турниры үтте. Анда Татарстаннан һәм күрше регионнардан 120 ләп спортчы җыелган иде. Турнирда 40 килограммга кадәр авырлыкта Сарман урта мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Динар Зиатдинов җиңү яулады. Динарның тренеры -...
-
Сарман Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда фәнни-гамәли семинар узды
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Халыкара музейлар һәм Халыкара гаилә көненә багышлап оештырган "Кешеләр. Вакыйгалар. Фактлар" дип аталган фәнни-гамәли семинарның соңгы этабын уздырды. Мәртәбәле жюри семинарга килгән эшләргә нәтиҗә ясады. Укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Сарманлылар матбугатка ышанамы?
Матбугат - халыкка яңалык җиткерү өчен иң уңайлы чара. Интернет, телевидение, газета-журналлар - матбугатның хәзер күп төре бар, иң мөһиме - барысы да оператив булсын. Тик бар шундый матбугатлар, аларны "сары пресса" дип тә йөртәләр. Анда, күбесенчә сенсация артыннан куып, дөреслеккә туры килеп бетмәгән мәгълүматлар дә бастырыла. Шуның аркасында халык...
-
Энҗимә Габдрәхимова – "Сарман" газетасының иң популяр журналисты
Моннан бер ай диярлек вакыт элек без "Сарман" газетасының иң популяр журналистын" сайлар өчен тавыш бирү игълан иткән идек. Ул 19 Май - Татарстан матбугаты көне уңаеннан үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча район газетасының иң популяр журналисты булып Энҗимә Габдрәхимова чыкты. Ул 46,5 % тавыш җыйды. Без аны әлеге уңышы белән...
-
Җәлилдә мини-футбол буенча район Беренчелеге үтте
16 майда Җәлил бистәсендә 1996 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында мини-футборл буенча район Беренчелеге узды. Барлыгы ун команда катнашты. Җиңүче булып икенче санлы Җәлил урта мәктәбе командасы чыкты. Җәлил гимназиясе командасы икенче урынны алды, Сарман урта мәктәбе командасы өченче булды.
-
Сарман журналистлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Нинди генә үзгәртеп корулар кичерсәк тә, җәмгыятьтә матбугат сүзенең тәэсирле көче беркайчан да әһәмиятен югалтмады. Бүген нәшер ителүче газета-журналларның исәбе юк, тик шулай да һәркем алар арасыннан иң укылышлысын - тормышның бар якларын гади, аңлаешлы итеп яктырта торганын сайлый. Безнең "Сарман" газетасы - нәкъ шундый газеталарның берсе. Ничә еллар дәвамында...
-
Азалак һәм Петровка Завод мәктәпләре укучылары "Инициатива-2014" фестивалендә делегат булдылар
17 майда башкалабыз Казанда балалар оешмаларының "Инициатива-2014" фестивале булды. Фестивальдә Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Гүзәл Локманова, Айгөл Заманова һәм Петровка Завод урта мәктәбеннән Эльвина Андрова делегатлар булып катнаштылар. Олы буын вәкилләре тәрбияләнгән Татарстан республикасы пионер оешмасына быел 91 ел тула. Оешмага 1923 елның 5 июлендә нигез салына. Пионерлар...