19 февраль 2018 яңалыклары
-
Хәерле төн, изге төшләр, төркемдәшләр!
Атар таңнарыбыз тыныч, күк йөзебез аяз, урыныбыз йомшак, өебез җылы булсын! Фото:https://vk.com/public147862424
-
Сайлау комиссияләре үз эшләрен башладылар
2533 номерлы сайлау комиссиясе сайлаучылар исемлеген барлау буенча эшли башладылар.
-
Районның терлекчелек алдынгыларын бүләкләделәр
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, селекция-нәсел хезмәте начальнигы Дамира Ханнанова, фермаларда, терлекчелек комплексларында булып, январь ае нәтиҗәләре буенча алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр. Товарлыклы-сөтчелек комплекслары буенча «Иң яхшы савымчы» номинациясендә беренчелек - «Сарман» агрофирмасының Кәүҗияк комплексыннан Кәримә Карамовада. Икенче урында - шул...
-
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Әлифба" бәйрәм үтте
16 нчы февраль көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әлифба бәйрәме уздырылды. Укучылар "Минем яраткан хәрефем" темасына проект якладылар, ярты ел эчендә ирешкән уңышлары турында сөйләделәр, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм җырларга һәм төрле уеннарга бай булды. Беренчеләр алга таба да сынатмаска сүз бирделәр.
-
Сарманлыларга Рәфилә Шәмсетдиновадан «фирменный» ит пәрәмәче
Камыр өчен: 1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 ч.к. тоз, 1/4 чи чүпрә яки 1 а.к. коры чүпрә, 6 а.к. сыек май, 0,5 л җылымса кайнаган су Барлык ингредиентларны кушып, уртача тыгызлыктагы камыр басарга, артык йомшак һәм артык каты да булмасын. Камырны, өстен каплап, 1 сәгать җылымса урында тотарга....
-
Сарманлыларны кыска эш атнасы көтә
Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, республикада яшәүчеләр 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәк. 23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә. Бу хакта Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе...
-
Сарман урта мэктэбе укучысы абсолют беренчелектә икенче урынны яулады
18 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә Кама чаңгы марафонында катнашып, Сарман урта мәктәбе укучысы, "Старт" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Сабирова Азалия 15 км дистанциядә хатын-кызлар арасында абсолют беренчелектә икенче урынны яулады. Шулай ук, Азалия бу озынлыктагы дистанциядә иң яшь чаңгычы буларак та билгеләп үтелде. Тренеры Фәрит Сафин.
-
Җәлил мәктәбендә Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган фәнни конференция уза
Аяз Гыйләҗев укуларына эшләр кабул итү төгәлләнде. Якташ язучылар иҗатын пропагандалау, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, туган телгә, әдәбиятка кызыксыну уяту максатыннан икенче санлы Җәлил урта мәктәбе ел саен диярлек республикакүләм фәнни бәйгеләр үткәрә. Быел аның чираттагысы. Монысы якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев иҗаты хакында. Конференция Аяз аганың тууына 90...
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Солдатта булган, диләр" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Миңнеханов Рөстәм
Миңнеханов Рөстәм - 2010 елдан башлап 2011 елга кадәр Самара шәһәрендә 23 нче гвардия аерым мотоукчылар бригадасында хезмәт иткән.
-
Әлмәт авылы мәктәбендә "Әлифба" бәйрәме үтте
Рәхим ит, түрдән уз, Әлифба бәйрәме! 1 нче сыйныф укучылары 16 февраль көнне Әлифба бәйрәме уздырдылар.Алар бу бәйрәмне көтеп алдылар, укытучылары Рүзилә Сәгыйтова белән берлектә тырышып әзерләнделәр.Кичәгә әкият геройлары Шүрәле, Убырлы да килделәр, балаларның белемнәрен сынадылар.Беренчеләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр:җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар әйтештеләр.Балаларның белемгә омтылуларын үстерү максатыннан, әти-әниләр аларның һәрберсенә...
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Солдатта булган, диләр" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Кәлимуллин Рәис
Солдатта булу горурлык- Сөенеп хезмәт иттек. Компартия КИРӘК!-дисәләр Үләргә әзер идек. Кәлимуллин Рәис Әнис улы. Иске Минзәләбаш авылы егете. 1981-1983 елларда Белоруссия: Витебск 317 нче гвардия һава десанты полкы (ВДВ)нда хезмәт иткән.
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Солдатта булган, диләр" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Равил һәм Рамил Шәйгаллямовлар
Колмәттән авылыннан Равил, Рамил Шәйгәллямовлар.
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Солдатта булган, диләр" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Талибуллин Илфак
Әтиләр - безнең яклаучыларыбыз да, саклаучыларыбыз да, таянычыбыз да. Әлеге фотосурәтләрдә минем әтием - Талибуллин Илфак Мизхәт улы үзенең хезмәттәшләре белән бергә сурәтләнгән. Сарман районы Иске Минзәләбаш авылы егетен 1985 елның 3 ноябрьендә Германиягә Совет гаскәрләре төркеменә элемтәче булып хәрби хезмәткә җибәрәләр. Хәрби хезмәт вакыты ул вакытта 2 ел булган....
-
Хәерле иртә, дуслар! Яхшы кәефләр белән дүшәмбе көнен башлап җибәрик!!!
Мин бары тик уңышлы көн, күтәренке кәефләр телим сезгә Фото:https://pixabay.com/ru/photos/