19 февраль 2016 яңалыклары
-
Сарайлыда Туган тел көнен бәйрәм иттеләр
Сарайлы авылында Туган тел көнен билгеләп үттеләр.
-
Районда төрле милләтләр дус яши
Алар тумышлары белән Әрмәнстаннан. Егерме еллап инде Куҗак авылында яшиләр... Григоряннар гаиләсе турында материалны газетабызның чираттагы саннарының берсеннән укыгыз.
-
Сарман "Лилия" балалар бакчасында куст методик берләшмә утырышы үтте
16 февральдә "Лилия" балалар бакчасында физик тәрбия буенча куст методик берләшмә утырышы узды. Мин, физик тәрбия инструкторы буларак , зурлар төркеме балалары белән "Сәламәтлекнең сере" дигән эшчәнлек һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Гади генә" дигән түгәрәк эше күрсәттем, үземнең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштым. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия...
-
Өчөйле Саклауда "Туган телем – сиңа минем күңел түрем" дигән кичә узды
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Туган,үскән илнең яктылыгын ,Ватаның газизлеген тоярга да безгә туган тел ярдәм итә. Һәр халыкның туган теле аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы,матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшү максатыннан...
-
Сарман районы егетләре Камал театрында уйныйлар
Безнең Сарман ягы талантларга искиткеч бай. Сәләтле яшьләр берсе артыннан икенчесе үсеп кенә торалар. Кичә Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният сараенда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яшь артистлары драматург, режиссер Илгиз Зәйниев язган һәм куйган "Мәхәббәт FM" спектаклен күрсәттеләр. Спектакльдә Саклаубаш авылында туып, Татар Карамалысы авылында үскән үзебезнең егет...
-
Җәлил поселогында республикакүләм конференция үткәрелде
15 февральдә бөтен татар дөньясы патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 110 еллыгын билгеләп үтте. Шушы уңайдан кичә, 18 февраль көнне, Җәлил поселогының икенче мәктәбе базасында "Муса Җәлил - иҗат һәм батырлык үрнәге" дигән исем астында республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Бу хактагы тулырак материалны газетаның киләсе санында...
-
Сарман егете Ленар Сабиров Фирдүс Тямаев белән ярышты
Район үзәгендә Фирдүс Тямаевның концерты үткән иде. Аңа кушылып Сарман егете Ленар Сабиров та җырлады. Кушылып җырлап кына калмады - аның белән ярышты дисәк тә була.
-
Зур Нөркәйдә "Әфганстан – йөрәк ярасы" дигән җыен үтте
Кичә Зур Нөркәй урта мәктәбендә "Әфганстан - йөрәк ярасы" дип исемләнгән җыен үткәрелде. Анда Әфгастан сугышында һәлак булган авылдаш Рамил Әбделминовның әнисе Люция апа, Тукай районы Иске Абдул авылыннан "Гиндукуш" иҗтимагый музеен оештыручы Айбулат Якупов, шул ук музейның җитәкчесе Резидә Якупова, Сәет авылыннан ветеран-әфганчы Әбүзәр Габдрахманов, Чураш авылыннан ветеран-әфганчы Ильяс...