19 февраль 2015 яңалыклары
-
Сарман волонтерлары " Чаңгыга бас!" дигән акция үткәрде
2015 нче елның 12 нче февралендә «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында эшләп килүче "Волонтер" ирекле үзәге яшьләре "Чаңгыга бас!" дип исемләнгән акция үткәрделәр. Әлеге чараның төп максаты - район яшьләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотик һәм психотроп матдәләргә тискәре караш тәрбияләү. Акция балаларны һәм яшүсмерләрне физик...
-
Җиңүчеләр бүләкләрен редакциядән килеп алдылар
Узган ел ахырында "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте 2015 нче елның беренче яртысына газета-журналларга язылучылар арасында "Подписка өчен - iPad" дигән конкурс игълан иткән иде. Шушы көннәрдә конкурска йомгак ясалды һәм Азалак авылында яшәүче Рафис ага Мәгариев һәм Мортыш- Тамактан Габбәс ага Мөхәммәдиев та илле кеше арасына кергән булып чыктылар. Җиңүчеләребез...
-
Җәлил музеенда шигырь бәйгесе оештырылды
17 февральдә Җәлил бистәсенең «Хезмәт даны» музеенда татар халкының бөек улы Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулуга багышланган шигырь бәйгесе оештырылды. Җәлил поселок китапханәсенең балалар бүлеге китапханәчеләре «Нам 41-й не забыть! Нам 45-й славить!»исемле китап күргәзмәсе һәм«Жизнь после смерти»презентациясенәзерләделәр. Балалар белән «Знаете ли вы жизнь и творчество Мусы Джалиля?» дигән...
-
Иске Кәшер мәктәбендә Гашыйклар көне күңелле узган
Дөньяның матурлыгы саф хисләрдә чагылыш таба. Ә беренче саф хисләр мәктәп елларында бөреләнә. Ел саен 14 нче февраль Изге Вәли көне- гашыйклар көне итеп уздырыла. Мәктәптә дә шул уңайдан кечкенә генә, ләкин бик тә эчтәлекле чара уздырылды. 11 нче класс укучылары мәктәпнең икенче этажын матур йөрәкләр белән бизәгәннәр иде. Укучыларга...
-
Редакциягә килгән яңа кунак хуҗасын эзли
Кичә кич безнең редакциягә песи кереп калган. Муенчагы да бар, хуҗасыз песигә охшамаган. Югалткан булсагыз, редакция тирәсеннән килеп алыгыз!
-
Иске Минзәләбаш мәктәбендә Әлифба бәйрәме
12 нче февральдә А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә 1 нче класс укучыларының Әлифба бәйрәме булды. Алар кулларына алган беренче китапларын укып бетерделәр. Беренче хәрефләр, беренче иҗекләр, беренче укырга өйрәнгән сүзләр артта калды. Ә алда тагын да кызыклы, тагын да мавыктыргыч фәннәр һәм аларның нигезенә өйрәтүче дәреслекләр көтә.