19 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Тыныч төннәр, матур төшләр барыгызга да, дуслар!
фото из:https://pixabay.com/ru/photos/
-
Сарманда “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сәнгать мәктәбенә мастер-класска бардылар
Бүген безнең балалар бакчасыннан зурлар төркеме сәнгать мәктәбенә мастер-класска бардылар. Анда Әлфия Салимхановна безгә татар киемнәре , аларның бизәлешләре турында сөйләде. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең күп көчен, матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын салган. Шулар турында мәглүмәтьне балаларга җиткерде.Әлфия Салимхановна аяк киемнәренең бизәкләрен ничек итеп ясарга, күн белән эшне...
-
Район укучылары Аяз Гыйләҗевны искә алалар
Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулу уңаеннан район мәктәпләрендә төрле чаралар - әдәби кичәләр, язучының иҗатына багышланган рәсем һәм кроссворд конкурслары үткәрелә, китап күргәзмәләре оештырыла, укучылар язучының әсәрләре буенча спектакльләр әзерлиләр. Мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк.
-
Әниемә булган рәхмәтем шушы шигыремдә, ди Сарманда яшәүче Асия Азиханова
Асия һәрнәрсәгә гашыйк. Күзләре күрмәсә дә, ул үзенең нечкә күңеле аша сәламәт кеше тоймаганнарны да тоя. Матур итеп рәсем ясый, чит илдә дә дуслары бара. Яхшы итеп русча сөйләшә, үзлегеннән испан, инглиз телләрен өйрәнә, бик кызыксынучан кыз. Сәнгатьле уку бәйгесендә җиңүләре бар. Актерлык осталыгына да ия. Барлык гүзәл сыйфатларны тәрбияләгән...
-
Сарманлылар дөрес тукланамы?
"Яшәүдән туеп булмый" ди халык. Кемнең генә өлкән яшькә җитеп, оныклар тәрбияләп, тыныч картлык кичерәсе килми икән? "Халык медицинасы" бу җәһәттән нәрсә тәкъдим итә соң? Гомерне озайтучы 10 ризыкка игътибар итик әле. Әлеге "унлыкта" солы боткасы иң соңгы урында тора. Ул кандагы шикәрне киметә, эчәк эшчәнлеген яхшырта, ашказаны эшләмәүдән интегүчеләргә...
-
«БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР КАР КҮРДЕМ!»
Алтын эзләүчеләр торган җирләрдән башка илгә волонтер булып китә алыр идеңме? Уйга калдыңмы, дустым? Ә Африканың Гана республикасы егете Фарук Ганди ике дә уйламыйча ризалашкан. Ул кышкы каникуллар вакытында Башкортостанның «Тимербатыр» лагеренда эшләгән. Моның турында кичә күп кенә матбугат чаралары язып чыкты. Ә «Ялкын» бу егетнең үзен тапты һәм аның...
-
Суга батучы яшүсмерләрне дрон коткарган (ВИДЕО)
Бәла аяк астында йөри диләр. Австралиядә яшәүче 16 яшьлек Монти Гринслейд һәм 17 яшьлек Гэйб Видлер көтмәгәндә фаҗигагә дучар була. Дуслар су коенган җирдән бата башлыйлар. Шторм башланганлыктан, коткаручыларның көймәсе алар янына тиз арада барып җитә алмый. Инде беттеләр болар дигәндә яшүсмерләр янына пилотсыз квадрокоптер җибәрү фикере туа. Шулай эшлиләр...
-
Этеңнең исеме ничек?Сораштыру
Быел Сары җир Эте елына аяк бастык. Шәрык календаре буенча эт - бик позитив карашлы хайван. Тормышыбыз да гел уңай гына барсын, дип телибез. Эт - тугры дустыбыз, дияргә яратабыз. Якын итеп, аның белән шаярабыз, уйныйбыз, иң матур исемне кушабыз. Әйдәгез, кадерле дуслар, барлап алыйк әле. Этегезнең исеме ничек, без...
-
Хәерле җомга иртәләре белән, дуслар!
Яңа көн сезгә бәхет алып килсен,кем эшли армый-талмый эшләргә, ял итүчеләргә күңелле яллар, юлдагыларга хәерле юллар!Иртәне яхшы сүз белән башласагыз, көнегез дә матур үтәр! Фото:https://vk.com/public147862424