19 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Татьяна Ларионова Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортына килде
- Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты "Безнең хөрмәтле ветеран" республика акциясе кысаларында без моңа кадәр булган учреждениеләр арасында көчле тәэсир калдырган беренче шәфкать йорты булды. Бистәгә килеп кергәндә үк, иң беренче чиратта, күз ветераннарга багышланган плакатлар, баннерларга төште, бу - аларга карата хөрмәт, кайгырту билгесе. Биредә атмосфера үзгә, нәкъ өйдәгечә...
-
Район үзәк китапханәсе “Үткәннәре белән тормыш якты, киләчәге белән кадерле” исемле ретро-кичә үткәрә
21 гыйнварда район үзәк китапханәсе "Үткәннәре белән тормыш якты, киләчәге белән кадерле" исемле ретро-кичә үткәрә. Кичә 18.00 сәгатьтә "Сарман" кинотеатрында була. 12+
-
Александровкада отчет җыелышы үтте
Бүген Александровка авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. Җирлек башлыгы Рафаэль Хәйруллин һәм "Җәлил" агрофирмасы директоры Эдвард Төхбәтуллин узган ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Полициянең участок уполномоченные Илназ Бадыйков криминоген хәлне яктыртты. Александровка авылы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Фалия Әхмәтҗанова үз өлкәсенә кагылган мәсьәләләргә туктатылды. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева...
-
Ләкенең "Айбагыр" ансамбле "Туым Җондозы" – "Рождественская звезда"-2016 конкурс-фестивалендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды
17 гыйнварда Казан шәһәренең "Ак Барс" яшьләр үзәгендә "Туым Җондозы" - "Рождественская звезда"-2016 Vlll конкурс-фестиваленең йомгаклау туры узды. Анда Ләке авылыннан Римма Тимирова җитәкчелегендәге "Айбагыр" керәшен балалар фольклор ансамбле катнашып, беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Шулай ук ансамбльгә кыйммәтле бүләк тапшырылды. Римма Тимирова, Ләке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
-
Район үзәк чыршысына тавыш бирергә ашыгыгыз!
Ел саен Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы тәкъдиме белән "Иң яхшы бизәлгән чыршы" республика бәйгесе үткәрелә. Конкурс җөмһүриятебезнең бөтен район һәм шәһәрләре арасында уза. Бу бәйгедә Сарман районының Яңа ел чыршысы җиңүен теләсәгез, 20 гыйнварга 23:59 сәгатькә кадәр интернетта үткәрелгән тавыш бирүдә катнаша аласыз. Моның өчен Татарстанның Муниципаль берәмлекләр сайтына кереп...