18 декабрь 2017 яңалыклары
-
Сарман аграр көллиятенә аюлар быел да килгән
Район оешмалары, учреждениеләре Яңа ел алдыннан территорияләрен кар сыннары белән бизәүне дәвам итәләр. Сарман аграр көллияте алдындагы бакчада да әкият мәйданчыгы хасил булган. Былтыр бакчаны үз иткән аюлар урманнан быел да килгәннәр анда. Фото һәм язма авторы - Энҗимә Габдрәхимова.
-
Минзәлә елгасы ярларын төзекләндерү дәвам итә
Минзәлә елгасының Сарманда Терешкова урамы тирәсендә ярларын ныгыту эшләре бүген дә дәвам итә. Хәзер анда бетон плитәләр урнаштырыла. Эшләр «Татарстан Республикасында 2014-2020 елларга әйләнә-тирә мохитне саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм файдалану» программасы кысаларында алып барыла. Фото һәм язма авторы - Энҗимә Габдрәхимова
-
Чөгендер тапшыру тукталмый
Районда шикәр чөгендерен чыгару дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә Зәй шикәр заводына 418827 тонна чимал озатылган.
-
Без ришвәт бирүгә каршы!
Һәр дүртенче русияле гомерендә бер тапкыр булса да чиновникларга ришвәт биргән. Коррупциягә каршы көрәш законнары үтәлешен күзәтү буенча идарә халык арасында аноним сорыштыру үткәргән. Ведомство җитәкчесе Александр Русецкий билгеләвенчә, җавап бирүчеләрнең 94 проценты коррупциягә кире карашта. Шул ук вакытта һәр икенче кеше шушы күренеш белән очрашкан. Респондентларның 38 процентыннан -...
-
Райондашларыбыз өчен пуховик юу буенча берничә КИҢӘШ
Пуховикны юар алдыннан төймәләрен, молниясен каптырабыз, тискәре ягы белән әйләндереп куябыз, мехы булса, аны алабыз. Кер юу машинасына пуховик янына башка бер әйбер дә салмагыз. Теннис туплары яки юганда кулланыла торган махсус шарлар булса, машинага аны да тыгыгыз. Суның температурасы 30 градустан артырга тиеш түгел. Режимын «кул белән юа торган»,...
-
Кәүҗияк мәктәбендә өстәл теннисы буенча ярышлар узды
15 нче декабрь көнне Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә Кыш бабай бүләкләренә укучылар арасында өстәл теннисы ярышлары уздырылды. Ярышлар бик киеренке барды , кызлар да, малайлар да үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, беренче урынны 8 нче сыйныф укучысы Фатихова Рания яулады. Икенче урынга 7 нче сыйныф укучысы Галимуллин Илдар лаек...
-
Төшке ашларыгыз тәмле булсын, ял вакытыгыз рәхәт үтсен, төркемдәшләр!
Бүген сезгә ит рулеты тәкъдим итәбез. Кирәкле ингредиентлар: - тавык итеннән филе - 2 кисәк - йомырка - 2шт - кара яки яшел зәйтүн - 1 банка - сыр - 100 гр - майонез - 2 аш к. - он - 2 аш к. - петрушка, укроп Әзерләү: 1. Филены...
-
Райондашлар, белеп торыгыз:шикәр комын башкача кулланырга мөмкин
Кардай ап-ак шикәр комыннан баш тарту җиңел эш түгел. Әмма хәзер сәламәтлеген кайгыртучы кайберәүләр, иртәме-соңмы, "татлы агу"дан ничек тә ваз кичәргә тырыша. Мондый очракта кухня шкафындагы шикәр комы кирәкмәс йөк булып ята. Шкаф тутырып яткырганчы, аны бик файдалы эшләргә тотынырга була. Тәнне чистарту өчен. Гүзәл затларыбызның косметика кибетләрендә матурдан-матур скраб...
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Лия
Лия Галимова
-
Хәерле иртәләр, сарманлылар! Ничек йоклап тордыгыз? Сезнең белән бүген тагын аралашуыма мин бик шат! Рәхим итегез төркемгә!
Буген дә якты дөньяга куземне ачтым, сау-сәламәт дип сөенеп, көнне хәерле сәгатьтә башлап җибәрүегезне телим,райондашларым. фото:https://vk.com/public141831549 алынды