18 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Район газетасына 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе бара
Газета-журналларга, шул исәптән "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына, 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе бара. "Сарман" газетасына ярты ел өчен яздыру бәяләре түбәндәгечә: аерым кешеләр өчен - 621 сум, оешмалар өчен - 711 сум, альтернатив подписка (редакциягә яки үзәк базар янындагы "Фото эксклюзив"тан барып аласы була) - 350 сум, электрон...
-
"Сарман" кинотеатрында "Урман көче" дигән фильм карадык
Бүген "Сарман" кинотеатрында район Пенсия фонды идарәсе, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге, казначейлык һәм мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре "Урман көче" дигән документаль фильм карадылар. Ул - Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов турында. Аннары "Айсылу" дигән нәфис фильм карадык.
-
Район авыл җирлекләрендә референдумнар узачак
20 ноябрьдә Сарман районының 22 авыл җирлегендә 7.00-20.00 сәгатьләрдә сайлау участокларында үзара салым мәсьәләсе буенча референдумнар үткәреләчәк. Бу көнне барлыгы 35 сайлау участогы эшләячәк. Аларда унсигез яше тулган һәркем катнаша ала. Катнашучы бюллетеньдә җирлектә үзара салым кертүгә һәм ул акчаларны җирлек территориясендә төзекләндерү эшләре башкару өчен тотуга ризамы, юкмы икәнлеген...
-
Ялган аракы арзан булса да, штрафы кесәгә суга
Республика судлары үз продукциясен "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте маркасы астында сата торган ялган аракы җитештерүчеләрдән миллионнарча сум акча түләттерә. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республикада суррогат алкоголь белән агуланучылар саны кимүдә тотрыклы тенденция күзәтелүен билгеләп үтә. Моңа нигездә исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итүдә ЕГАИС - бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасын гамәлгә кертү...
-
Сарманлылар әниләренә район газетасына язылу бүләк итә алалар
2017 елның беренче яртысына газета-журналларга яздыру кампаниясе кысаларында «Якыннарыңны яздыр!» социаль акциясенә старт бирелде. Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк әниләр көне уңаеннан якыннарыгызны куандырырга бер дигән җай бит бу! Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, әниләрегезне, әбиләрегезне «Сарман»га яздырып, бүләк ясагыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз!