18 октябрь 2017 яңалыклары
-
Бүген Җәлил мәдәният сараенда поселок китапханәсе оешуга 35 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә үтте
Аны китапханә мөдире Гүзәл Шакирова алып барды. Китапханәчеләрне район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, поселок җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Рафик Кәримов, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Роза Гайфуллина, "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәис Кәлимуллин котладылар. 33 ел әлеге китапханәдә фидакарь хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан Гүзәлия Гарипова истәлекләре дә кызыклы...
-
Редакциядә кунакта
Бездә бүген кунакта Илексаз мәктәбе укучылары булып китте. Башта читенсенеп кенә торсалар да, балалар безнең эш турында, гәҗит чыгару серләрен, сайт яңалыкларын, хезмәткәрләребезнең профессия үзенчәлекләре турында бик кызыксыну һәм игътибар белән тыңладылар. Укытучылары Гөләндәм Хәлиуллина редакторыбыз Альбина Сабирова белән берлектә, профессия сайлауга бәлки берәр адым алга ясарга булышканнардыр, чөнки безгә...
-
Матбугат үзәге хезмәткәрләре өмәгә чыктылар
Табигатьнең гаҗәеп фасылына кердек. Әлегәчә ямь-яшел булып утырган агач-куаклар кисәк кенә сары-кызгылт төсләргә манчылды да куйды. Әнә, җил исеп китүгә, аллы-гөлле күбәләкләрдәй, алар бөтерелә-бөтерелә җиргә төшә. Бу матурлыкка бер яклап соклансак, икенче яктан, аяк астына өелгән яфрак түшәкләре йөрергә комачаулый, аннары, юл-аллеяларда инде төсләрен җуеп, тирә-якны ямьсезләп яталар. Менә шуңа...
-
17 октябрь көнне Район мәдәният йортында “Уртак йортыбыз - Татарстан” Республикакүләм милли-мәдәни фестивале булып узды
Фестиваль район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызының котлавы белән башланып китте. Сарман, Актаныш, Азнакай, Мөслим, Минзәлә, Ютазы районнары сәнгать осталары чыгышын Казан шәһәреннән килгән мәртәбәле жюри карады һәм югары бәяләде. Һәр катнашучыга, һәр коллективка дипломнар тапшырылды.
-
Районга Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе белгечләре килде
Кичә, 17 октябрь көнне, районда Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе белгечләре булып китте. Алар гражданнарны, бизнес һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен кабул иттеләр, сорауларга җаваплар бирделәр. Сарман гимназиясендә булып, югары сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрделәр, аларны монополиягә каршы хезмәт идарәсе эшчәнлеге белән таныштырдылар. "Сарман-ит" һәм "Сарман-агро"...
-
Кемнәр иртәсен безнең белән башлый, әйдәгез барлыйбыз!
Безнең белән бергә булган һәр кешегә рәхмәт әйтәбез! Безнең белән калыгыз, дуслар! Бергә булыйк!
-
Хәерле булсын иртәләр,кояшлы булсын һәр көн. Кеше бәхет өчен туа, бәхетле булсын Һәркем!
Дуслар, чәршәмбе иртәсе, Хәвеф-хәтәрсез булсын. Көне буе шатлыклардан, Күңел җилкенеп торсын. Дөнья мәшәкатен бераз, Читкә куйыйк онытып. Сагыш дигән "йомгакларны," Еракка ук ыргытып. Матур үтсен көннәрегез, Шатлык,куаныч белән. Бергә булыйк һарчак шулай, Дус,якын һәм дә бердәм! фото из:http://pixabay.com/ru/