18 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстан китап нәшриятында чыккан китаплар "Лабиринт" интернет-кибетендә сатыла башлады
Илдәге иң зур интернет-кибетләрнең берсе 20гә якын исемдәге китапны сатуга куйган. (Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 8 нче сентябрьдән Татарстан китап нәшрияты китаплары "Лабиринт" һәм "Библио-Глобус" интернет-кибетләрендә сатыла башлаган. Билгеле булганча, Интернет челтәрендә китаплар сатылышы буенча куәтләрен елдан-ел арттырып, әлеге оешмалар лидерлар сафында. Россия китап нәшриятчылары ассоциациясе һәм "Белый...
-
Хәерле кич, райондашлар!
-
Кичке ашка нәрсә әзерлэргә
Хатын-кызларыбызның күпчелеген көн туса бер сорау борчый: бүген тагын нәрсә пешерергә, өйдәгеләрне нәрсә белән сыйларга? Кич белән эштән кайткач, өйдә икенче смена башлана. Балалары мәктәп яшендә булса, өй эшләрен тикшерергә, ни дә булса әзерләп ашатырга, җыештырырга, үтүкләргә, юарга-тазартырга. Шуңа күрә бик башыгызны ватмас өчен бездән сезгә бер рецепт. https://vk.com/wall-107801917_13182
-
Сарманлыларны 2018 елда ничә ял көне көтә
http://protatarstan.ru/правительство-составило-календарь-п/
-
Җәлил район шифаханәсендә гриппка каршы вакцинация үтте
Шимбә көнне Җәлил район шифаханәсе хезмәткәрләре үзәк базарда гриппка каршы вакцина ясау буенча акция үткәрделәр. Бер сәгать эчендә 35 кешегә прививка ясалды. Мондый чаралар алга таба да уздырылачак, дип хәбәр итә шифаханә җитәкчелеге.
-
Баласына прививка ясатмаучыларга чара күрелергә мөмкин
Баласы авырып, вакытлыча эшли алмаган очракта, әлеге чара ата-аналарга йогынты ясарга мөмкин. (Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларына вакцина кадатмаучыларга каршы тиешле чара күрү мөмкинлеген хәл итә.Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова әйтүенчә, баласы авырган ата-аналарга министрлыкта "больничный" түләүне үзгәртергә тәкъдим итәләр. Бу хакта РБК-Татарстан хәбәр итә. Баласы...
-
Авылдашлар Сарман турында ни яза
Сарманым- минем туган бишегем, Мәңге сайрар синдә былбыллар. Таң алдыннан сандугач җырына Тургайлары кушылып җырларлар. Җырлы,моңлы,эшчән халык яши Сарман дигән данлы төбәктә. Гармун моңнарына күмелеп, Сарман җыры яңгырый еракта. Гөлләргә тиң туган ягы белән Горурлана халкың,Сарманым! Чит-ят җирләрдән сагынып кайтып, Кочагыңа синең сарылырмын. Туган ягыма кайчан кайтсам да Зәңгәр таулар...
-
Сарманда көз һәм көзге хислэр....
Көзләрдә дә кояш чыга икән, Көзем җитте диеп бер дә моңайма! Көзләрнең дә үз язлары була икән, Сөюләр дә көздә сынала. Көзләрнең дә җылылыгы Йөрәкләрдә хисләр уята, Сөйгән ярың яннарыңда булса- Син бәхетле әле ул чакта. Гөлүсә Хәләлова.
-
Сарманда үткән "Тоннель" чарасының нэтиҗәләре
12, 13, 14 сентябрь көннәрне алдан әйтелгәнчә районда «Тоннель» профилактик чаралары үткәрелде. 12 сентябрь көнне Куйбышев урамының 85, 88 йортлары янында барлыгы 31транспорт чарасы туктатып тикшерелде. Укылмый торган номерлар белән 2, куркынычсызлык каешларын кулланмаган 1 кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелде. 13 сентябрьдә Җәлил бистәсенең Ленин урамында 5, 6 йортлар янында...
-
Сарманлыларга кәефләрен кутәрергә нәрсә кирәк?
Дүшәмбе иртәләрегез ничек башланып китте, җәмәгать? Кәефләрегез ничек? Әгәр начар булса нәрсә күтәреп җибәрә ала аны? Кемгәдер кайнар каһвә яки дә булмас чәй, кемгәдер берәр матур җыр, кемгәдер тәмнүшкә, кемгәдер якын кешесен күрү кирәктер. Без сезгә башланган эшләрегезне күтәренке кәеф белән, җырлап кына ерып чыгуыгызны телибез! Көннәрегез уңышлы узсын.
-
Сарман районында һава торышы
https://yandex.ru/pogoda/sarmanovo/details?from=serp_title
-
Сарайлыда "Аеклык көне" акциясе үтте
Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары "Аеклык көне" акциясе кысаларында авылыбызның шәфкать туташы Нәбиуллина Гөлфия белән очраштылар. Шәфкать туташы укучыларга спиртлы эчемлеклә куллануның аяныч нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.
-
Илексазда Варислар туган көнен билгеләп үттеләр
15 нче сентябрь-Варислар туган көне. Шушы бәйрәм чарасыннан Илексаз мәктәбе дә читтә калмады: 2нче сыйныф укучыларын - Эзтабарлар, 5 сыйныф укучыларын Варислар сафына кабул иттелэр. укучыларның белемнәрен тикшерделәр, алар тырышып укырга, илебезнең намуслы гражданнары булырга сүз бирделэр.
-
Райондашларыбызга бүгенгә йолдызнамә
http://astro-ru.ru/news/goroskop_na_18_sentjabrja_2017_goda/2017-07-21-2227
-
Сарманлыларга уңышлы эш атналары телибез!
Барыгызга да хәерле иртә, уңышлы эш атналары телибез! Йөргән юлларыгыз уң, кәефләрегез күтәренке булсын. Башлаган эшләрегез җырлап кына барсын!