18 июль 2016 яңалыклары
-
Җәлилдә "Батыр" комплексының стадионында йөгереш сукмагы һәм яңа теннис корты ачылды
Шимбә көнне Җәлил бистәсенең "Батыр" спорт-сәламәтләндерү комплексының стадионында йөгереш сукмагы һәм яңа теннис корты ачылды. Бу шатлыклы тантанада муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Малик Каюмов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнаштылар. Тулырак язманы район газетасының 20 июль...
-
Районда малларны яшен сугып үтергән
Кичә районда урыны белән көчле яңгыр явып үтте, яшеннәр дә булды. Табигать хикмәтләре шактый зыян салган - кайбер авылларда яшен мал-туарны сугып үтергән.
-
Эльвина – Өчөйле Саклауда иң кечкенә китап сөюче
Өчөйле Саклау авыл китапханәсенең иң кечкенә китап сөючесе - "Нәни Эльвина". "Әлегә укый белмәсәм дә, китапларны бик яратам, рәсемнәрен карыйм һәм буйыйм", - ди ул. - Китапханә ишеге синең өчен һәрвакыт ачык, рәхим ит, китап сөюче нәни дустыбыз! - дип, җавап кайтаралар Эльвинага китапханә хезмәткәрләре.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – җиләк соусы белән кекс
Сезгә җиләк соусы белән кекс рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - җиләк - 1,5 стакан; - шикәр - 1 стакан; - он - 1,5 стакан; - тоз - ½ чәй калагы; - көпшәкләгеч - ¼ чәй калагы; - эре тавык йомыркасы - 2 данә; - ваниль экстракты - ½ чәй...
-
Каташ-Каран мәдәният йорты хезмәткәрләре "Нур" балалар бакчасында "Эх, җәй!" дигән чара үткәрделәр
Каташ-Каран авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре "Нур" балалар бакчасында "Эх, җәй!" дип исемләнгән күңелле чара үткәрделәр. Оештырылган ярышларда балалар бик теләп катнаштылар. Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Яр Чаллы-Сарман юлында куркыныч юл һәлакәте булды
Кичә иртән Яр Чаллы-Сарман юлында куркыныч юл һәлакәте булды. Ике Lada Priora автомобиле бәрелештеләр. Авария Теләнче Тамак авылына борылыш тирәсендә булган. Аның нәтиҗәсендә берничә кеше вафат булган, зыян күрүчеләр реанимациядә яталар. Юлларда сак, кагыйдәләрне үтәп йөрик, дуслар! Кызганычка каршы, ул хаталарны кичерми... avto.kazanfirst.ru сайтыннан мәгълүмат һәм фото
-
Район газетасының электрон вариантына язылу – нибары 250 сум!
Дуслар! Район газетасына 2017 елның беренче яртысына очсызрак бәядән язылу барганда, исегезгә төшерәбез - аның электрон вариантына да язылып була. Сайт белән бутамагыз - электрон варианттагы газета кәгазьдәгесеннән бернәрсә белән дә аерылмый. Аңа язылу 250 сум булачак. Без аны сезнең электрон почтагызга җибәрә торган булачакбыз. Электрон газета менә шундый "кыяфәттә"...