18 июль 2013 яңалыклары
-
Иң зәвыклы бакча
Сарман авылында яшәүче Альбина Яруллиналарның бакчаларында нинди генә чәчәкләр юк. Капкадан килеп керүгә, спирея агачлары, эхинацея, астильба каршы ала. Бераз түргә үтү белән, серле күлгә килеп чыгасың. Як-ягын төрле-төрле кошлар әйләндереп алган бу могҗизалы почмак петуниялар арасында тагын да гүзәлрәк күренә. Кыргый суган, ирис (3 сорты бар) кыяклары камыш төсмере...
-
Якташыбыз белән горурланабыз
Казанда үткәрелгән Универсиадада якташыбыз - тумышы белән Сарманнан булган Илнар Галиев үз үлчәү авырлыгында билбау көрәше буенча чемпион исемен яулады. Илнар быел Казан Дәүләт Технология Университетында магистратураны тәмамлады. Спортны ташламаячагын белдерде ул. Без - Сарманлылар Илнарга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз. Бу турыда тулырак мәгълүматны газетаның киләсе санында укый аласыз.
-
Яңгыр көтә күңел
Һава торышы бозылырга тора, яңгыр явып Сарманлыларны сөендерерме?!