18 июнь 2015 яңалыклары
-
Сарманлылар өчен Рамазан аена намаз вакытлары
-
Районнан ике кеше "Нечкәбил" бәйгесендә катнаша
Ана булуга һәм гаилә кыйммәтләренә дан җырлаучы «Нечкәбил» Республика бәйгесе инде унберенче тапкыр үткәрелә. Быел ул Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгында уза. Үткән ун ел эчендә «Нечкәбил» мөһим социаль-мәдәни проектка әверелде, аны татарстанлылар үрнәк гаиләләрнең дәрәҗәсен күтәрә торган проект буларак кабул итәләр. Бәйгенең хәзер зона турлары уза. Иртәгә - 20...
-
Район суды 24 яшьлек кызны психиатрия клиникасына дәваланырга җибәрде
Суд 24 яшьлек кызны мәҗбүри рәвештә психиатрия станционарына дәваланырга җибәрде. Район суды закон белән тыелган ижтимагый куркыныч гамәл кылган ( сәламәтлеккә уртача авырлыкта зыян китерү) 24 яшьлек кызга карата җинаять эшен карады. 2014 елның 1 нче декабрендә сәгать 23.20 дә кыз, үз-үзен контрольдә тота алмыйча һәм кылган гамәленең куркыныч икәнлеген...
-
Петровка Завод авылында яңа тротуар салына
Петровка Завод авылында мәктәп юлында тротуар сала башладылар. Тулырак фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында. Шулай ук укыгыз: Сарманда халык өчен уңайлыклар тудырыла
-
Сарманлылар Уразага керделәр
Бүген, 18 июнь көнне, Изге Рамазан ае башлана. Бөтен мөселман халкына фарыз итеп йөкләнгән Ураза да башланды.
-
Давыл районга шактый зыян салды
Кичә Татарстан буенча бик көчле давыл булды, яңгыр яуды. Сарман районы аннан шулай ук зыян күрде. Җил йортларның һәм биналарның түбәләрен алып аткан, агачларны аударган. Лилия Сабирова һәм Айгөл Хуҗина фотолары.