18 февраль 2018 яңалыклары
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Солдатта булган, диләр" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Абдуллин Илсур
Чираттагы катнашучыбыз Мортышбаш авылыннан.
-
Сарман урта мәктәбендә беренче сыйныф укучыларының "Әлифба" бәйрәм үтте
Сарман урта мәктәбендә 1"Б" сыйныфы укучыларының "Әлифба" бәйрәме үтте .Балаларны котларга Шүрәле ,Убырлы карчык , Кызыл калфак ,Әлифба "5"ле үзе дә килгән иде.Бәйрәм иртәсендә балалар үзләренең бар яклап та уңган, булган икәнлекләрен күрсәттеләр.
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Солдатта булган, диләр" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Комиссаров Вадим
Сулдан беренче .Сарман районы Ләке авылыннан. Екатеринбург шәһәрендә. (Автомобильные воиска)
-
Зур Нөркәй мәдәният йортында "Изге Вәли" көненә багышланган "Син - минеке, мин - синеке" дип исемләнгән кичә үтте.
Кичәдә кызлар үзләренең җыр - биюгә осталыкларын күрсәттеләр, төрле сынаулар аша үттеләр, сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан егет үзенә ошаган парны сайлап алды. Бу көнне яшьләребез үзара "валентинкалар" белән алыштылар.
-
Петровка Завод авылы мәктәбендә укучылар “Ел укучысы - 2018” бәйгесендә катнаштылар
Лидерлык сыйфатына ия XXI гасыр укучысын билгеләү бәйгесе МБББУ «Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә сәләтле һәм инициативалы балаларны ачыклау максатыннан, ел саен "Ел укучысы" бәйгесе оештырыла. Быел да мәктәпнең иң сәләтле, иҗади эшләүче, максатчан укучылары ачыкланды. «Ел укучысы - 2018» бәйгесенә йомгак ясалды. Мәктәптә күп еллар дә-вамында уздырылып...
-
Саклаубаш урта мәктәбендә “Әфганистан. Искә алыйк!” дигән очрашу кичәсе узды
Очрашуда Саклаубаш урта мәктәбендә укып төрле елларда Афганистанда үзенең хәрби бурычын үтәгән егетләр (ир-атлар): Ильясов Рифкать, Хөрмәтов Рәсим, Мингазов Зирәкләр чакырылган иде. Очрашу матур җыр-биюләр белән бергә үрелеп барды. Шушы бәйрәм кысаларында 8 класс укучыларын Юнармия сафларына кабул итү дә булды. Афганистанда хезмәт иткән абыйлары каршысында ант бирү укучылар өчен...
-
Татарстанның бакчачылык берләшмәләрен үстерүгә 150 миллион сум тотылган
Республика программасында 20ләп районның бакчачылык берләшмәләре катнаша. (Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда бакчачылык һәм дача берләшмәләре инфраструктурасын үстерүгә 2017 елда 150 миллион сум акча бүленгән. Программа 2017 елдан тормышка ашырыла башлады. Ел дәвамында аның кысаларында, белгечләр 30 су скважинасы бораулады, 50 су башнясы урнаштырды, 3 чакрым суүткәргеч челтәре...
-
Хәерле иртә, дусларым!
Яңа көн, яңа тормыш белән сезне!Яңа көнегез елмаюдан башлансын!