18 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Район авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды
Бүген, 18 гыйнвар көнне, районның авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды. Иртәнге якта ул - Азалак, төштән соң Ләке авыл җирлегендә үткәрелде. Авыл җирлекләре башлыклары Илгизәр Габделгазизов, Валерий Афанасьев узган елда башкарылган эшләр турында сөйләделәр, участок инспекторлары криминоген хәлгә тукталдылар, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов, район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс...
-
Зур Нөркәйдән Мәсгудә апа Кәримова "Алтын тавышка – алтын акчарлак" кастингының сайлап алу турында икенче булды
Күптән түгел генә яраткан артистыбыз Габделфәт Сафин үткәргән "Алтын тавышка - алтын акчарлак" кастингының 3 нче сайлап алу турында катнашып, Мәсгудә апа Кәримова икенче урынны алып кайтты. Ул "Акчарлак" нәшрият йорты һәм "Габделфәт" иҗат берләшмәсенең кыйммәтле бүләгенә һәм дипломына лаек булды. Тулырак язманы газетабызның 20 гыйнвар саныннан укыгыз.
-
Сарманлылар дуңгыз гриппыннан сакланырга тиеш
2015 ел азагында дуңгыз гриппының Россиядә кабат калкуы күзәтелгән иде. 2016 елда ул тагын да азып китте. Адыгея, Югары Новгород, Ханты-Мансийскийда, Липецкта грипп белән авыручылар булган. Татарстанда ике кеше бүген дуңгыз гриппы белән авырый (берсе - бала кеше). Табиблар аларны тиешле прививка ясамаган өчен авырган, ди. Авыруларның хәлләре уртача дип...