17 декабрь 2015 яңалыклары
-
Райондашыбыз Марат Сәйфулин "Яфраклар коела" дигән музыкаль клипта төшкән
Марат Сәйфулин - тумышы белән Морбаш авылыннан. Хәзерге көндә ул Казан шәһәрендә яши. Ул музыкаль клипларда төшә. Күптән түгел генә Ясмин дигән җырчының "Яфраклар коела" исемле клибы дөнья күрде. Марат анда төп рольне уйнады. Клипны сылтама буенча карый аласыз.
-
"Маймыл белән истәлеккә фото". Сарманнан Римма Мухамедьянова
"Маймыл белән истәлеккә фото" конкурсына чит илләрдә төшкән сурәтләрне дә җибәрәләр. Сарманнан Римма Мухамедьянова маймыллар белән Таиландта төшкән.
-
Илексаз мәктәбе укучысы "Киләчәккә билет" конкурсында бүләкләнде
"Иннополис" махсус икътисадый зонада 7-10 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелә торган "Киләчәккә билет" һөнәрләр турында Республика иншалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу конкурс "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру" программасының бер чарасы булып тора. Конкурс агымдагы елның октябреннән ноябрьгә чаклы ике этапта булды. Беренче -...
-
"Маймыл белән истәлеккә фото". Сарманнан Румилә Мусина
"Исәнмесез, кадерле редакция. Конкурс турында укыгач, мин дә катнашырга булдым. Сезгә үземнең фотографиямне җибәрәм. Ул миңа 4-5 яшьләр булганда, балалар бакчасына фотограф килгәч ясалган. Маймылга шул хәтле исем киткән, бантигымның кыек тагылган икәнен дә сизмәгәнмен", дип, язып җибәрде безгә Сарманнан Румилә Мусина.
-
Сарманлыларны чит илгә чыгармаска мөмкиннәр
Премьер-министр Дмитрий Медведевка юллаган мөрәҗәгатендә социаль сәясәт буенча комиссия әгъзасы Георгий Федоров чиновникларны Шанхай хезмәттәшлек оешмасына кергән илләрдән кала (Кытай, Казахстан, Таджикстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Һиндстан һәм Пакистан) башкаларына чыгаруны тыюны тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, кайбер Россия чиновникларының Яңа ел бәйрәмен чит илдә каршылау гадәте илгә каршы чара буларак кулланырга мөмкин....
-
"Маймыл белән истәлеккә фото". Рената Сәмыйгуллина Зур Нөркәйгә кунакка кайткач төшкән сурәтләр
Рената Сәмыйгуллина Казан шәһәрендә яши. Ул өченче сыйныфта, "4"ле, "5"ле билгеләренә генә укый. "Бик тә фотога төшәргә яратам. Зур Нөркәй авылына әбиемә кунакка кайткач, анда цирк килде. Маймыл белән фотога шунда төштем", - ди Рената.