17 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Сарман гимназиясе күркәм эшләргә бай
Сарман гимназиясе укучылары "Изгелек картасы" акциясендә катнашалар. Һәр сыйныф башкарган изге эшләре турында махсус сайтка урнаштыра. Күмәк көч тау күчерә, дигәннәр борынгылар. Барлык укучылар бердәм эшләгәндә, әлеге акциядә җиңү өчен өмет тә зурдан. Ә 15 нче ноябрь көнне Сарман гимназиясе укучылары район мәдәният йортында үткәрелгән "Ил сакчысы дигән һөнәр бар"...
-
Җәлил халкы күпкатлы йортларга видеокүзәтү җайланмалары куюга ничек карый?
Бу ел азагына кадәр Җәлил бистәсенең барлык күпкатлы йортларына да видеокүзәтү җайланмалары куярга планнаштыралар. Сезнең мондый камералар куюларга карашыгыз нинди, кирәк дип саныйсызмы? Сезне аноним сораштыруда катнашырга чакырабыз.
-
Районда социаль хезмәткә караганда, акча сайлаучылар саны күбрәк
Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева белдерүенчә, Татарстанда социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар кимегән. Тик шулай да, социаль хезмәткә караганда, акча сайлаучылар да бар. Сарман районында акча сайлаучылар 61,8 % тәшкил итәләр. Бу күрсәткеч белән безнең район социаль хезмәткә караганда, акча сайлаучылар проценты буенча беренче унлыкка керә. "Мәйдан" журналы
-
"Сарман" кинотеатрында оешмаларга "Урман көче" дигән фильм күрсәтәләр
«Сарман» кинотеатрында оешмаларга «Урман көче» исемле документаль фильм күрсәтү дәвам итә. Фильм Саба урман хуҗалыгына үз гомерен багышлаган, урманны киң җәелдерү өчен үзеннән күп көч куйган, агач үстерү серләре белән үз фикерләрен уртаклашкан Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Нургали ага Миңнехан улы турында. Анда үз хезмәтенә җаваплы караган тырыш, тынгысыз урманчының...
-
Яңа Әхмәттә иҗат кичәсе үтте
Яңа Әхмәт авылында туып-үскән, бүгенге көндә Җәлил поселогында яшәп иҗат итүче шагыйрә Әнисә Минһаҗева туган авылы клубында үзенең 65 яшьлек юбилее һәм "Сезнең янда калам" китабы чыгу уңаеннан иҗат кичәсе үткәрде. Шагыйрәне котларга дуслары, якыннары, иҗатташлары килде, һәркем иң изге теләкләрен ирештерде, берсеннән-берсе матур җырларын башкарды. Кичәне Яңа Әхмәт клубы...
-
Район оешмалары үзешчәннәре Сарманда концерт куйдылар
Кичә, 16 ноябрьдә, район мәдәният йортында "Таттелеком" җәмгыяте, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге һәм элемтә бүлеге үзешчәннәре концерт куйдылар. Ул бик кызыклы үтте. Концертта катнашучылар матур җырлар, халык биюләре, шигырьләр һәм скетчлар белән тамашачаны сөендерделәр. Мәдәният йортына килгән халык тамашадан канәгать калды.
-
Районда машина йөртүчеләр бозлавыкта да исерек килеш йөриләр
Әле ноябрь ае гына булуга карамастан, табигатьтэә кыш инде ныклап хуҗа булды. Соңгы көннәрдә булган бозлавыклар юлларда йөрүчеләрнең хәлләрен шактый катлауландырды. Шундый авыр шартларда да юлларда исереп йөрүчеләр табылып тора. Мисал өчен, узган ялларда 2 шундый кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. 7 укылмый торган дәүләт номеры белән йөрүче, 3 - иминиятләү...