17 октябрь 2017 яңалыклары
-
Хәерле сишәмбе кичләре белән сезне, дуслар. Һава торышы шундый булганга мы, әллә нинди авыр көн булды бүген, сезнең дә шулаймы?
Дөнья инде шулай яралган: кемдер җиңә, кемдер җиңелә. Кемнәрнедер бәхет читләп үтә, Кемнәргәдер - ташып ишелә. нишлисең бит, берни эшләп булмый! Бармаклар да тигез түгелләр. Аллаһ безне ташламасын, зинһар Түзәбез без, мескен түгелләр. ( Гөләндәм Халиуллина) Фото из:http://pixabay.com/ru/
-
Язмыш белән уйный сабыйлар....
16 октябрь көнне район территориясендә Салкын Чишмә-Александровка юлынын 6 км да 15 яшьлек үсмер катнашында юл һәлакәте булды. Автотранспорт йөртү хокукы булмаган килеш ул транспорт чарасы белән идарә итә һәм баганага килеп бәрелә. Бала тән җәрәхәтләре белән Әлмәт хастаханәсенә җибәрелде. Ел башыннан балалар катнашында бу икенче һәлакәт. 14 августта Әлмәт...
-
Ашау иске гадәть дисәләр дә.....төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Төшке ашларыгыз тәмле, ә инде төшке ял вакытыгыз рәхәт итеп үтсен, төркемдәшләр.
-
Бүген нинди даталарны билгеләп үтәбез?
Нинди генә бәйрәмнәр юк хәзер, әйеме җәмәгать? Бәйрәм итәсе килгән кешегә көнгә әллә ничәшәр. Менә бугенге мөһим даталар сезгә:https://vk.com/pozdravik ФОТО из:http://pixabay.com/ru/
-
«Сарман» кинотеатрында "Сугыш һәм тынычлык" кинофильмы күрсәтелде
17 октябрь көнне «Сарман» кинотеатрында Сарман гимназиясенең ХI сыйныф укучылары дәрес программасы буенча «Война и мир» кинофильмын карадылар
-
Без барабыз, ә сез, дуслар?
26 октябрьдә 9.00-12.00 сәгатьләрдә район үзәк хастаханәсендә донор көне үткәрелә. Кан алу Чаллы кан күчерү станциясе хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла. 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрле сәламәтлеге рөхсәт иткән һәр кеше кан бирә ала. Кан бирергә килгәндә үзең белән паспорт алып килү кирәк. Кичтән майлы, тозлы, борычлы, ысланган ризыклар ашамаска киңәш...
-
Йолдызлар бүген ниләр фаразлый
Бу көннән ниләр көтәргә, нәрсәләрдән сак булырга икәнен сылтама буенча кереп карый аласыз, дуслар. http://astro-ru.ru/news/goroskop_na_17_oktjabrja_2017_goda/2017-07-21-2341\ Фото из:http://pixabay.com/ru/
-
Иртәнге чәй эчүчеләргә-чәйләрегез тәмле булсын, юлдагыларга - хәерле-имин юллар, эшкә ашыгучыларга - уңышлы эш көннәре, э башкаларга бары күтәренке кәеф телибез!
Безнең белән бергә, бердәм булыгыз, төркемдәшләр, уңышлы көннәр барыгыза да.\ фото из:http://pixabay.com/ru/