17 октябрь 2012 яңалыклары
-
Сарманлылар – “Түгәрәк уен”да
4 октябрьдән 7 сенә кадәр Самара шәһәрендә "Түгәрәк уен" V татар фольклоры фестивале узды. Анда 17 регионнан килгән 560 кешедән торган 29 коллектив чыгыш ясады. Татарстан Республикасы делегациясен дүрт коллектив: Казаннан - "Мирас" балалар фольклоры, Сарманнан - "Асылъяр", Әгерҗе районы вокаль инструменталь ансамбле һәм Чирмешән районы фольклор ансамбле тәкъдим итте....
-
Читкә чыгып, гыйбрәт ал икән
Мордва җирләрендәге Белозерье авылында яшәүче милләттәшләребезнең яшәешләре турында күп ишетергә, гәҗитләрдән укырга туры килсә дә, әлегә үз күзләрем белән күрергә насыйп булмаган иде. "Татар күрми ышанмый", - дип тиккә генә әйтмәгәннәр ахры, барып күрик әле, дип, сәфәргә чыктык. Юлдашларың яхшы булса, ерак юл да бик кыска тоела, 600 чакрым сизелми...
-
Иң зәвыклы бакча кемдә?
Сарманда яшәүче Әлфия Гыйззәтуллина да чәчәкләр ярата. Ә Самара өлкәсеннән алып кайтып утырткан Канада өрәңгесе өч метрдан да артык үскән. "Утыртканда 20 сантиметр гына биеклектә иде ул", - ди Әлфия ханым. Канада өрәңгесеннән тыш, аның бакчасын ромашка, лилия, роза һәм башка чәчәкләр дә бизи.
-
Юлда ялгышларга урын юк
Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе юлда йөрүчеләрне игътибарлы һәм сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Юл ялгышларны гафу итми - моны истә тотарга кирәк. Быел тугыз айда республика территориясендә җәяүлеләрне бәрдерүнең 1301 очрагы теркәлде. Аларда 136 кеше һәлак булды, 1238е төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алды. Җәяүлеләр кичүендә...
-
"Бердәм Россия" конференциясендә
Узган җомгада район мәдәният йортында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе Сарман җирле бүлекчәсенең отчет-сайлау конференциясе булды. Аның эшендә партиянең Татарстан региональ бүлекчәсе секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты М.Галимәрданов, партиянең Татарстан региональ бүлекчәсе политсоветы әгъзасы, "Идея-Көньяк-Көнчыгыш" инновацион производство Технопаркы" җәмгыяте генераль директоры урынбасары М.Саттарова...