17 июнь 2014 яңалыклары
-
Яңа Минзәләбашта авылның юбилее уңаеннан Сабантуй үтәчәк
21 июнь көнне 15:00 сәгатьтә Яңа Минзәләбашның 90 еллык юбилеен каршы алуга багышланган Сабантуй үткәрелә. Авыл һәм район халкын бәйрәмгә көтеп калалар.
-
Сарманлылар Дәүләт Советы депутатларын 14 cентябрьдә сайлаячаклар
Республика парламенты үзенең илле икенче утырышында, Конституция һәм Сайлау кодексы нигезендә, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнен билгеләде. Сайлау быелның 14 сентябрендә үткәреләчәк.
-
Рангазарда Хәбибуллиннар гаиләсенә ярдәм кирәк
Рангазар авылында әтиле-кызлы Хәбибуллиннар, ихаталарында янгын чыгып, йортсыз, бернәрсәсез калдылар. Бүгенге көндә яшәр урыннары юк. Райондашлар, мөмкинлекләреннән чыгып, ярдәм кулы сузсалар яхшы булыр иде. Акчаларны Саклык банкының Сарман бүлекчәсендә Хәбибуллин Рәсим Миннехөҗҗәт улы исеменә ачылган 40817810262361006059/54 санлы счетка күчерергә мөмкин. Шулай ук укыгыз: Сарманда булган янгыннан соң яшь гаиләгә ярдәм...
-
Сарманда яңгырлар дәвам итәчәк
G!Smeteo.ru сайты прогнозы буенча, алдагы көннәрдә Сарманда һава торышы үзгәрмәячәк: бераз салкынча булачак, яңгырлар явачак. Яңгырлар алдагы атнадагы кебек көчле булмасалар да, даими явып торачаклар.
-
Сарманда төлкеләр күренә башлаган
Соңгы арада төлкеләр кеше яши торган урыннарга якын килә башладылар. Алар анда азык эзләп киләләр. Сәламәт төлке кеше белән очрашмаска тырыша, тик менә аның котырганы да очрарга мөмкин. Сак булыгыз, котырган төлкеләр кешедән курыкмый һәм ташланырга да күп сорап тормый!