17 апрель 2016 яңалыклары
-
Район ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итә
Район ЮХИДИ бүлекчәсе кабат исегезгә төшерә: автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән шофер, суд карары үз көченә кергәннән соң өч көн вакыт эчендә автотранспорт йөртү таныклыгын тору урыны буенча ЮХИДИ бүлекчәсенә тапшырырга тиеш, шул очракта таныклык йөртү хокукыннан мәхрүм ителү срогы беткәнче сакланачак. Әгәр дә таныклык тапшырылмаса, мәхрүм ителү вакыты өзелә....
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кокослы манный боткасы
Сезгә кокослы манный боткасы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - манный ярмасы - 60 грамм; - кокос сөте - 400 миллилитр; - сөт яки су - 100 миллилитр; - кокос йомычкасы - 3 аш калагы; - шикәр - 2-3 аш калагы. Кокос сөтен су яки гади сөт белән бутыйбыз. Төерләр...
-
Җәлил картлар hәм инвалидлар интернат-йортында "Язгы игелек атнасы" башланды
Җәлил картлар hәм инвалидлар интернат-йортында «Язгы игелек атнасы» акциясе башланды. Тумышлары белән Әлмәт районыннан чыккан тыл ветераннары өчен бу көн бигрәк тә истәлекле булды. Әлмәт шәһәренең «Татнефть охрана», Азәрбайҗан диаспорасы оешмасы вәкилләре узләренең якташларына Җиңү бәйрәменә каршы күңелле очрашу оештырды. Алар якташларына бүләкләр белән беррәттән кояшлы яз кәефе, күңел җылысы...