17 март 2017 яңалыклары
-
Бүген Сарманда язылышмаганнар
17.03.17 - матур дата. Әмма, җомга көн булуына да карамастан, бу көнне районда язылышучылар булмаган.
-
Тере Муса Җәлил төшкән кадр табылган
Муса Җәлилнең видеоязмаларга эләкмәвен кинооператор Гәрәй Әмиров шагыйрьнең тыйнаклыгы белән аңлата. (Казан, 17 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Кадрда Муса Җәлил булган бердәнбер видеоязма саклана. "Татар-информ" агентлыгы Татарстан Республикасының Үзәк дәүләт аудиовизуаль документлар архивындагы шушы видеоязманы тәкъдим итә. Билгеле булганча, архивта 1920 елгы Казанда төшерелгән кадрлар да бар. Ә менә 1941...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – эремчек салаты
Сезгә эремчек салаты рецептын тәкдимъ итәбез. Кирәк булалар: тоз - тәм буенча; петрушка - 1 бәйләм; кыяр - 4 данә; редис - 200 грамм; өй майонезы - 4 аш калагы; майлы эремчек - 500 грамм. Кыярларны телемнәргә бүләбез. Петрушканы ваклыйбыз, кыярлар янына салабыз, тоз сибәбез. Эремчек һәм майонез өстибез, болгатабыз....
-
Районда көн саен 62,6 тонна сөт савыла
Район хуҗалыкларында терлекләрне кышлату уңышлы дәвам итә. Бүген район буенча барлыгы 62,6 тонна сөт савыла. Һәр сыерга исәпләгәндә, бу - 12,2 килограмм, дигән сүз.
-
Сарманлылар йокы көнендә дә уяулык күрсәтәләр
Бөтендөнья йокы көне 2008 елның 14 мартында йокы көненең Халыкара комитеты тарафыннан йокы медицинасы Халыкара ассоциациясендә үткәрелә башлады. Ул һәр елны март аеның икенче тулы атнасының җомгасында уздырыла. Бу елны әлеге дата 17 мартка туры килде. Йокы көне дөрес йокы пропагандасына, йокы белән бәйле булган проблемаларга игътибарны көчәйтергә, аларны булдырмый...
-
Район юл-патруль хезмәте инспекторлары чираттагы рейдка чыктылар
Район мәктәпләрендә язгы каникуллар башлана. Шул уңайдан ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан төрле чаралар үткәрелә. Бүген дә район юл-патруль хезмәте инспекторлары Сарман урта мәктәбе янында кизү тордылар - анда чираттагы рейд үтте.