16 декабрь 2014 яңалыклары
-
Муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды
Муниципаль район Советында узган чираттагы утырышта иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе каралды. Тәкъдим ителгәннәр арасыннан депутатлар бердәм тавыш белән Фәрит Хөснуллин кандидатурасын хупладылар. Соңыннан яңа сайланган Башкарма комитеты җитәкчесе район Советы белән килешүгә кул куйды. Икенче көн тәртибе буенча районның 2015 елга һәм планлы 2016-2017 елларга икенче...
-
Җәлил балалар музыка мәктәбендә музыкаль чара узды
Мәдәният елы кысаларында һәм татар музыкаль уен коралларында уйнауны балаларга күрсәтү максатыннан музей хезмәткәрләре Җәлил балалар музыка мәктәбендә ветераннар белән берлектә музыкаль чара үткәрделәр. Бу чараны оештыруда мәктәп директоры Дәүләтшина Лилия Әкрәм кызына һәм ул җитәкләгән коллектив ярдәм күрсәтте.
-
Күрше Әлмәт районында документларсыз ит сату очрагы ачыкланган
Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе Әлмәт районында эшчәнлек җәелдерүче Токарликов исемендәге җәмгыятькә карата планнан тыш тикшерү үткәргән. Тикшерү әлеге җәмгыятьтә ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозуларны ачыклаган. Тулырак мәгълүмәтне укыгыз ссылка
-
Сарманда яңа балалар бакчасы булачак
Бу көннәрдә район үзәгенең Тынычлык урамында техника тавышы тынып тормый. Биредә 120 урынлы балалар бакчасы сафка бастырылачак. Төзелеш эшләрен Әлмәт шәһәрендәге "Капремонт" төзелеш компаниясе башкарачак. Район башкарма комитетының төзелеш һәм инфраструктур үсеш бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бакча киләсе елның августына ук балаларга үз ишекләрен ачарга тиеш.