16 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Ләшәү Тамак мәктәбе укучысы "Кояшлы балачак" бәйгесендә дипломга лаек булды
11 ноябрьдә "Тылсымлы куллар" журналы оештырган "Кояшлы балачак" бәйгесенә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде. Әлеге бәйрәм чарасына килүчеләр Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында концерт тамашасын карады. Ләшәү Тамак мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Зәринә Гарифуллина "Тәмле булсын" номинациясенең финалисты булды һәм диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе - Расиха Сәхәбиева).
-
"Сандугач" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2017" бәйгесе үтте
14 ноябрьдә Сарман авылының "Сандугач" балалар бакчасында бакчакүләм "Ел тәрбиячесе-2017" бәйгесе узды. Бакча тәрбиячеләре 2 этапта көч сынаштылар, үзләренең оештыру сәләтләрен, методик белемнәрен, педагогик осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгедә җиңүче булып 2 нче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Алия Шәйхетдинова танылды. Ул район күләмендә үтәчәк "Ел тәрбиячесе-2017" бәйгесендә "Сандугач" балалар бакчасы данын яклаячак.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – өй пиццасы
Сезгә өй пиццасы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - он - 300 грамм; - тоз - 1 чәй калагы; - шикәр - ½ аш калагы; - ак май - 15 грамм; - су - 200 миллилитр; - коры чүпрә - ½ чәй калагы. Камыр әзерлибез. Онны чүпрә белән кушабыз, алар...
-
Сарман урта мәктәбендә юл һәлакәте корбаннарын искә алдылар
Бүген Сарман урта мәктәбендә юл һәлакәте корбаннарын искә алдылар. Анда мәктәп директоры Гөлназ Сабирҗанова, Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман районы буенча филиал җитәкчесе Алсу Ситдыйкова, юл-патруль хезмәте инспекторы Айдар Мифтахов, 131 нче янгын часте начальнигы вазифаларын башкаручы Раил Бакиров, мәктәп коллективы һәм 8 нче сыйныфларда укучылар катнашты. Чарада катнашучыларның...
-
Район авыл җирлекләрендә референдумнар узачак
2013 елдан башлап, районның авыл җирлекләрендә референдумнар үткәрелеп килә. Аларда унсигез яше тулган һәркем катнаша ала. Катнашучы бюллетеньдә җирлектә үзара салым кертүгә һәм ул акчаларны җирлек территориясендә төзекләндерү эшләре башкару өчен тотуга ризамы, юкмы икәнлеген белдерергә тиеш. Быелгы референдум 20 ноябрьдә 22 авыл җирлегендә 7.00-20.00 сәгатьләрдә сайлау участокларында үткәреләчәк. Бу...
-
Бүген Сарманда район оешмалары концерт куячак
Район оешма-учреждениеләренең үзешчәннәр концертлары дәвам итә. Бүген район мәдәният йортында 19.00 сәгатьтә элемтә бүлеге, "Таттелеком" җәмгыяте, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге концерт куячаклар. Рәхим итегез!