16 август 2013 яңалыклары
-
Татарстанда "Игътибар – балалар!" акциясе старт алды
2013 елның 15 августыннан 15 сентябренә кадәр республикабызда "Игътибар - балалар!" традицион профилактик акциясе үтәчәк. Акция кысаларында балалар белән бәйле булган юл һәлакәтләрен киметер өчен төрле чаралар узачак. Шуны әйтеп китергә кирәк: җәйнең ике аенда республика юлларында 8 баланың гомере өзелгән. Ни генә әйтсәң дә, җәй - балаларның юллардагы иминлеге...
-
Сарман гимназиясе "яңа күлмәк" кия
-
Сарманда яңгыр көтелә
Синоптиклар Сарманда көчле яңгыр булыр дип фаразлыйлар. Алар хәбәр иткәнчә, алдагы көннәрдә Сарман районында алмашынучан болытлы һава, көчле яңгыр, урыны белән яшен булуы көтелә. Көндез секундына 16 метр тизлектәге җил, төнгә 18-23 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Температура төнлә +15 +18, көндез +24 + 29 °С.
-
Комбайннар Сарман юлларында да куркынычлык тудырырга мөмкин
Урып-җыю эшләре чорында юлларда эре авыл хуҗалыгы техникасы йөрү очраклары булырга мөмкин. Еш кына андый машиналар каршы як хәрәкәт полосасын да билиләр. Шуңа күрә, андый машиналар яныннан үткәндә, техника йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә юлларда сак булулары сорала.
-
"Сарман" кинотеатры яңара
Район башлыгы Нәфис Закировның өлкәннәр турында кайгыртуы нәтиҗәсендә кинотеатр бинасында ветераннар советы өчен аерым бүлмә булдыру турында сүз була. Шул рәвешле бинада киңәйтелгән төзекләндерү эшләре башлана. Бүгенге көндә анда кызу эш кайный. Заманча йөз тотып эшләнгән бинаның киләчәге матур күренә. Тиздән "Сарман" кинотеатры яңа кыяфәткә керәчәк.
-
Сарманда гөмбә җыючылар саны күбәйде
Татарстан - табигый байлыкларга, шул исәптән урман "бүләкләре"нә иң бай төбәкләрнең берсе. Җәй, көз җитә башлауга, әйтик, гөмбә яратучылар гөмбә сезоныннан файдаланып калырга ашыга. Ә аларның бездә ниндиләре генә үсми: кәҗә гөмбәсеннән башлап, баллы, каен гөмбәсе, гөрәҗдә, майлы, җирән, усак гөмбәләре, шампиньоннарга кадәр... Бу табигать байлыкларыннан безнең район да мәхрүм...