16 май 2014 яңалыклары
-
Зәй-Сарман юлында бер машина кюветка төшкән
Бүген 11:30 сәгатьтә Зәй-Сарман юлының 30 километрында ВАЗ-2107 автомобиле йөртүчесе, тиешле тизлекне сакламый һәм кюветка төшә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ул баш ярасы ала һәм Сарман үзәк хастаханәсенә озатыла.
-
Ленар Ибрагимов һәм Айрат Хөснетдинов – “Иң яхшы ЮХИДИ экипажы”
Сарманнан Ленар Ибраһимов һәм Айрат Хөснетдинов экипажы Республика буенча "Иң яхшы ЮХИДИ экипажы" дип табылды. Аларны тәбрикләргә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе ветераннар советы рәисе Иван Гафуров һәм Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш ветераннар советы вәкиле Дмитрий Кухаркин килделәр. Сарманда 1066 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. ЮДИХИ линиясе...
-
Югары Чыршылыда гражданнарны кабул иттеләр
15 майда Сарманның күпфункцияле үзәге хезмәткәрләре Югары Чыршылы авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрделәр. Унбишкә якын кеше җир кишәрлекләрен, йортларын үз исемнәренә күчереп язу, кадастр учётына кую, күчемсез милекне бүләк итеп бирү, мирас итеп алу сораулары белән мөрәҗәгать итте.
-
Сарманлылардан иминият взносларын вакытында түләүне сорыйлар
Шәхси эшмәкәрләр, адвокадлар, нотариуслар, фермер хуҗалыкларында эшләүчеләр өчен мәҗбүри пенсия иминияте взнослары тарифлары - минималь хезмәт хакының 26 проценты, медицина иминияте взносларыныкы 5,1 проценты күләмендә билгеләнгән. 2014 елның 1 январеннан минималь хезмәт хакы 5554 сум тәшкил итеп, түләнергә тиешле взнослар. Тәңгәл рәвештә, 17328,48 һәм 3399,05 була. Алар 2014 елның 31...
-
Сарманлылардан югалган гражданнар турында хәбәр итү сорала
Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге, җинаять эшен тикшерү белән бәйле рәвештә, яшәү урыннарында булмаган һәм алар белән 2013 елның 1 августыннан элемтә өзелгән гражданнар турында 8-9677805814 телефоны буенча хәбәр итүне сорый.
-
19 май – сарманлыларның һәрберсе өчен үзенчәлекле көн
19 май турында безнең мәгълүмат: тарихтан билгеле булганча, 1922 елның 19 маенда комсомолның Бөтенроссия конференциясе пионер отрядлары төзү турында карар кабул итә һәм ул СССРда пионерия туган көн итеп билгеләп үтелә башлый, СССР таркалганнан соң пионерия туган көн официаль бәйрәм булудан туктый. Татарстан Дәүләт Советының 1998 елның 24 июне карары...