16 апрель 2014 яңалыклары
-
Сарман аграр көллиятенең һөнәри юнәлеш концертлары тәмамлана
Район мәдәният йортында булачак концерт-тамашаларга чакыру билетларына ия буласыгыз килсә, ашыгыгыз: бүген Сарман аграр көллиятенең һөнәри юнәлеш концертлары программасында соңгы көн. Ул 18:00 сәгатьтә район мәдәният йортында башланачак. Керү ирекле. Чакыру билетлары уйнатуда катнашырга теләгегез булса, бүген "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына язылырга онытмагыз. Аларга язылган очракта гына чакыру билетлары...
-
Янурыс авыл җирлегендә өмәләр үтте
Янурыс авыл җирлегендә санитар икеайлык кысаларында өмәләр үтте. Аларда Янурыс авылы башкарма комитеты, мәктәп, балалар бакчалары, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре актив катнашында юл буйлары, тыкрыклар, күпер төпләре, чишмә буе чистартылды.
-
"Нөркәй" агрофирмасында басуларга ашламалар кертелә башланды
"Нөркәй" агрофирмасында басуларга минераль ашламалар кертелә, үсемлекләрне чүп үләннәреннән, корткыч бөҗәкләрдән һәм авырулардан саклау чаралары күрелә башлады. Химик эшкәртү үткәреләчәк иген басуларының урнашкан урыннары, төгәл эшкәртү көннәре турында мәгълүмат авыл җирлекләре аша өстәмә хәбәр ителәчәк. "Нөркәй" агрофирмасы дирекциясе.
-
Сарманлылар хокукый ярдәм ала алалар
21 һәм 22 апрель көннәрендә халыкка хокукый ярдәм күрсәтү һәм хезмәт хокукларының саклануын тәэмин итү максатыннан, "кайнар линия" эшләячәк. Бу көннәрдә сәгать 10:00 нан 17:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре дәгъвалы хәлләрне ачыклап бирергә ярдәм итәчәкләр,...
-
Урта Кәшер авылыннан Рәисә Харисованың кулы һәр эшкә ятып тора
Урта Кәшер авылында яшәүче Рәисә Харисованың кулы һәр эшкә ятып тора: ул, тәрәзә төпләрен тутырып, гөлләр үстерә, иртә яздан көзгә кадәр ихаталарын гөл бакчасы итеп тота, төрле кош-корт асрый. Болардан тыш, аш-суга да оста ул. Һәр ризыкка үзенчәлек кертергә ярата, пешергән ашларының тәмле булуы өстенә күрер күзгә дә матур булуы...
-
Петровка Завод авыл җирлеге халкы экологик чиста авылда яшәргә тели
Районда санитар икеайлык бара. Моңа кадәр һава торышы иркенләп эшләргә мөмкинлек бирмәсә, бу атнадан көннәр шактый җылытачак, атна ахырына температура 15 градуска күтәреләчәк, диләр синоптиклар. Чисталык җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә була, дисәләр дә, кеше дигәнең чүпләми генә тормый шул. Шулай итеп үзебезгә үзебез эш ясыйбыз. Әмма табигатьнең уянуын әйләнә-тирәне...