16 февраль 2018 яңалыклары
-
Тагын бер көн үтеп, бер кич җитте, йокларга да инде вакыт җитеп килә.Ә бугенгә саубуллашып торам, дуслар!
Бүгенгә ял итегез,күрешүләр көтәм иртәгә. фото:https://vk.com/sarmanovo16 алынды.
-
Саклаубаш урта мәктәбендә беренче класс укучыларының Әлифба бәйрәме узды
Бу балаларның көтеп алган бәйрәме. Алар, ниһаять, рус һәм татар хәрефләрен танып, укырга-язарга өйрәнделәр. Бәйрәмнән соң балалар бер атналык өстәмә каникулга китәләр.
-
Сарманга «Сорнай» ансамбле килә
Татарстан Республикасының «Яшьләр һәм уңышлылар» иҗтимагый хәрәкәте 22 февральдә райондашларга республиканың профессиональ артистлары концертын тәкъдим итә. Георгий Ибушев, Чулпан Әхмәтҗанова, «Сорнай» фольклор-этнографик ансамбле катнашындагы концерт район мәдәният йортында 18.00 сәгатьтә башланачак. Анда районның талантлы коллективлары чыгышлары да көтелә. Керү ирекле. Концертка рәхим итегез! 6+
-
Сары Эт елы бүген башлана
Сары Эт елы җиргә бүген генә аяк баса әле. Көнчыгыш календарендә еллар ай календаре буенча исәпләнә. Андагы ай башы бездә бара торган Григориан календаре белән чагышмый. Билгеле инде, Яңа ел да безнең 1 январьгә туры килми, өстәвенә, ел саен үзгәреп тә тора. Быел ул бүген - 16 февральдә билгеләп үтелә....
-
Җәлил мәктәбе укучысы “Ышанма” шигырен йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарды
Быел татар халкының каһарман улы Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулуны билгеләп үттек. Шул уңайдан оештырылган митингта безнең мәктәп укучылары да катнашты. Шагыйрьнең 8 нче Б сыйныфы укучысы Нигъматуллина Аделина башкаруында яңгыраган "Ышанма" шигыре йөрәкләргә үтеп керде. Митингтан халык үзенең батыр улы өчен горурлык хисләре белән таралышты.
-
Сарман сәнгать мәктәбенең «Тамчыкай» вокаль ансамбле икенче урын лауреатлары исеменә лаек булдылар
Җырлы Сарман…Моңлы Сарман… Әйе шул, безнең туган җиребез, сөекле Сарманыбыз нинди генә талантлы композиторлар, язучылар, шагыйрләр, танылган җырчылар бүләк итмәгән! Алар Татарстан, Россия чикләрендә генә билгеле шәхесләр түгел, хәтта чит илләрдә дә татар илен таныткан. Һәм 2018 елнын 15 февралендә үткәрелгән, «Сандугач сайрар илем» балалар иҗатының XXI төбәк фестивалендә Сарман...
-
Сарысаз-Тәкермән мәдәният йортында “Мәхәббәт-табигать бүләге” дип исемләнгән чара үтте
Гашыйклар көне уңаеннан Сарысаз-Тәкермән мәдәният йортында "Мәхәббәт-табигать бүләге"дигән исем астында чара үтте.Бу бәйрәмдә егетләр һәм кызлар төрле мәхәббәткә кагылышлы кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр,уеннарда катнаштылар,җырладылар,биеделәр.
-
Зур Нөркәй мәктәбендә шигырьне оста итеп укыйлар
15 нче февраль көнне Зур Нөркәй урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Сарман муниципаль районы Мәгариф бүлеге Башкарма комитеты үткәргән татар халкының герой -шагыйре Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулуга багышланган шигырь укучылар бәйгесендә катнаштылар . Анда шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын искә төшерделәр, сәнгатьле итеп шигырьләрен яттан укыдылар....
-
«ТАТМЕДИА» бүләгенә ия булучылар арасында сарманлылар да бар
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте уздырган «Языл һәм телевизор от!» акциясенең җиңүчеләре билгеле булды. Призлар алучылар арасында безнең райондашлар да бар. Рафис Шәйхелисламов одеал откан, Фәһимә Мөхәммәтшинага кызыксындыру призы бар. Аларны редакциядән килеп алу көнен без өстәмә рәвештә хәбәр итәчәкбез.
-
Районда "Тоннель" профилактик чарасы үтәчәк
20 февраль көнне Сарманда Куйбышев урамының 5, 85 йортлары янында «Тоннель» профилактик чарасы уздырылачак. «Тоннель»ны үткәрү 16.00 сәг. алып 17.00 сәг. вакыт эчендә дәвам итә. Профилактик чара исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне ачыклауга юнәлтелә. Район ЮХИДИ бүлекчәсе.
-
Гражданнарның үзара салым программасы 2,8 миллиард сум акча җәлеп итте
Татарстанда үзара салым буенча халыктан җыелган һәр 1 сумга бюджеттан 4 сум бүленә. (Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2014 елдан Татарстанда халык арасында уздырылган үзара салым җыю программасы аша социаль эшләргә 2,8 миллиард сум акча җәлеп ителгән. Әлеге программа республика бюджетыннан да финанслана: халыктан җыелган һәр 1 сум акчага...
-
Хәерле иртә, дуслар!
Бәхет, шатлык белән тулы матур көннәр һәммәбезгә дә, дуслар!